news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сәләт” үзәге педагог Мирза Мәхмүтов истәлегенә IV Республикакүләм конференция оештыра

Эшләр татар яки рус телендә кабул ителә.

“Сәләт” үзәге педагог Мирза Мәхмүтов истәлегенә IV Республикакүләм конференция оештыра
Рамиль Гали/архив

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Сәләт” яшьләр үзәгендә күренекле педагог-теоретик М.И.Мәхмүтов исемендәге IV Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә конференциянең оештыручысы Элина Насыйбуллина хәбәр итте.

“Доклад татар яки рус телендә тәкъдим ителә ала. Әгәр эш рус телендә сөйләнелә икән, презентация татар телендә булырга тиеш. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга махсус дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак”, - диде оештыручы.

  • Конференциянең максаты – Татарстандагы мәктәп укучыларының фәнни потенциалын үстерү. Конференциянең бурычлары: фән юнәлешендә сәләтле укучыларны билгеләү.

“Конференциядә түбәндәге юнәлешләр буенча катнашып була: галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология); кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, психология, татар теле, тарих), тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика)”, - диде ул.

Конференциядә ТР гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. “Эшләр индивидуаль яисә берничә автор тарафыннан тапшырылырга мөмкин. Төп шарт – фәнни җитәкче белән берлектә язылырга тиеш”, - дип сөйләде Элина Насыйбуллина.

  • Эшләр 1 февральдән алып 25 мартка кадәр fansar@selet.biz электрон почтасына кабул ителә. Килгән фәнни эшләр “антиплагиат” системасы рәвешендә тикшерелә, авторлык өлеш 65 %тан ким булмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot