news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәләт йортында I Халыкара «Сәләт – Университет Талантов» биенналесы узачак

Чара сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү максатында уздырыла.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 30нчы март – 4нче апрель аралыгында "Сәләт" йортында (Островский ур., 23) сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара «Сәләт – Университет Талантов» биенналесы узачак. Бүген "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фондының Казандагы йортында "“иртәнге аш" форматындагы очрашуда чараның үзенчәлекләре турында сүз барды.

Биеннале Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы тарафыннан оештырыла.

Быелгы елдан “Сәләт” рәсми рәвештә «Татарстан Республикасында сәләтлеләр белән стратегик идарә итү» Дәүләт программасы операторларының берсе булды.

Биеннале оештыру турындагы уй “Университет Талантов” башлангач, 1-2 ай элек килде, дип сөйләде “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләймәнов: "Биенналега ике тема билгеләнде. Берсе - дөньяның, Рәсәйнең талантлы балалар белән эшләүче оешмаларның семинары. Татарстан республикасы талантлар белән эшләү өчен мәйданга әйләнергә тиеш. Бу семинарда сәләтлеләр белән эшләү тәҗрибәсен мәктәпләргә, ВУЗларга җиткерергә телибез”.

Икенче тема - “фәнни ярышлар чемпионаты”. Бу чара фән белән кызыксынган балалардан Республика данын якларлык шәхесләр әзерләүгә корыла.

“Сәләт” биенналесы аша 20 ел буе сәләтле балаларны туплауда, аларны үстерүдә, шулай ук әйдаманнарны (вожатыйлар) өйрәтүдә булган тәҗрибәсен Татарстанга бирәсе килә. Быел 25 сәләт аланы(лагерь) бар. Канадада чит илдә булган 3нче аланны “Сәләт-Монреальне ачабыз,” - диде Тимур Сөләйманов.

Яшьләргә Татарстан Республикасында үз урынын табарга булышабыз, ди "Сәләт" фонды директоры. Шул ук вакытта бу өлкәдә билгеле бер проблемалар да бар.

Кызганыч, Рәсәй күләмендә казанышларга ирешкән яшьләребез республикада озак тоткарланмыйлар. Безнең максат - тиешле белем биреп, аларның талантларын тулаем ачу, шуңа без Татарстаннан аерылган укучылар белән дә эшне дәвам итәбез. Кеше барыбер үз туган ягына әйләнеп кайта”, - дип саный “Университет Талантов” башкарма директоры Айдар Акмалов.

Биенна́ле (лат. bis – ике тапкыр, annuus – ел) - ике елга бер тапкыр үткәрелә торган күргәзмә, фестиваль яки иҗади бәйге.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100