news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Сәләт” яшьләр үзәге сәнгатьле уку бәйгесе уздыра

Ул Г.Тукайның туган көненә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

 (Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 12.30 да “Сәләт” йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23 нче йорт) Габдулла Тукайның туган көненә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар башлана. Алар әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау һәм эстетик зәвык тәрбияләүне максат итә.

Бәйрәм программасында язучы Рабит Батулла, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, “Сәләткә нур булган йолдызлар” IV республика ачык әдәби конкурсы җиңүчеләре белән очрашулар, сәнгатьле уку буенча конкурс һәм җиңүчеләрне бүләкләү каралган, диелә “Сәләт” яшьләр үзәге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot