news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәләт Википедия мәктәбенең көзге сессиясе 18 ноябрьдә башлана

Википедия онлайн-энциклопедиясенең уку-укыту сессиясендә катнашкан һәр кешегә таныклык тапшырылачак.

Сәләт Википедия мәктәбенең көзге сессиясе 18 ноябрьдә башлана
Рамиль Гали

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Сәләт президенты Тимерхан Шәйхетдинов 18 ноябрь көнне татар телендә иң күләмле “Википедия” ирекле онлайн-энциклопедиянең уку-укыту сессия чаралары башланачагын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

“Сессиянең үзенчәлекләре: проектта Интернетка чыгу мөмкинлеге булган теләсә кайда яшәүче татар телле яшь кеше катнаша ала, чөнки сессиягә онлайн рәвештә дә кушылырга мөмкин. Иннополиска, Яшел Үзән районына викисәфәрдә катнашу, биш дәрес барлык укучылар өчен онлайн рәвештә узачак, 3 практик дәрес Сәләт йортында үтәчәк”, - диде ул.

Көзге сессияне тәмамлаган яшьләргә курсны узу хакында таныклык биреләчәк. Гаризаларны кабул итү өчен соңгы көн – 17 ноябрь. Гаризаны selet.biz сайтында тутырырга мөмкин.

  • Сәләт ВикиМәктәбе татар телле балаларны һәм яшьләрне Викимедиа проектлары: Википедия, Викиҗыентык һәм Викихәбәрләр заманча мәйданчыклары белән таныштырып укытуга юнәлгән. Проект бурычлары: татар телле яшьләрне Викимедиа проектлары бирә торган мөмкинлекләрне куллануга өйрәтү, татар телендәге ирекле белемнәрне күбәйтү.
  • Оештыручылар сүзләренчә, әлеге вакытка проектның дүрт уку-укыту сессиясе үткән, IT Biler Forum кысаларында зур халыкара уку-укыту мәйданчыгы булдырылган, алар кысаларында татар телле яшьләр вики-проектларда эшләү күнекмәләрен үзләштергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100