news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт” - ТР яшьләр сәясетенең нигез ташы

Республикада зур уңыш белән баручы һәм нигезенә кешелеклелек идеясе салынган әлеге социаль проектны аның җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов илнең башка төбәкләренә дә таратырга кирәк, дип саный

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Сәләт хәрәкәте булмаган булса, Татарстанда яшьләр сәясәте формалаша алыр идеме икән? Ул республикада яшьләр сәясәтенең нигез ташы булды. Хәзер анда чыныгу алган яшьләрне төрле өлкәләрдә күрергә була. Талантларны үстерү өчен аларны ачыклау, укыту гына җитми. Аны бу тормышта озатып барырга, алга таба үсеше өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә “Сәләт” боларның барысын да эшли. Аның аланнары, проектлары аша ел саен 5-6 шар мең бала уза, 150 вожатый әзерләнә. Ул үзенә профессорларны, академикларны җәлеп итә. Боларның барысыннан чыгып караганда, бүген “Сәләт” модель генә түгел, ә идарә технологиясе”. “Сәләт” республика иҗтимагый-яшьләр хәрәкәтенең ролен ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев әнә шулай бәяләде. Бу фикерен ул бүген “Сәләт”нең 15 еллыгы уңаеннан “Татмедиа”да уздырылган матбугат очрашуында җиткерде.

“Сәләт”кә нигез салучыларның берсе, аның җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов мондый хәрәкәт иртәме-соңмы барыбер барлыкка килергә тиеш иде, бу заман ихтыяҗы, ди. Ул үзе хәрәкәтне талантлы, шәхес буларак формалашкан, мәнфәгатьләре буенча туры килгән яшьләрне берләштерә торган табигый җирлек дип атый һәм милли кыйммәтләрне саклаучы татар яшьләрен үстерүдә гаять зур роль уйнавын ассызыклый.

Җәүдәт Сөләйманов биредә кешелеклелек, әхлак тәрбиясенең роленә аерым тукталды. Узган 15 еллыкта ирешелгән төп казанышларның берсе итеп ул киләсе көнгә ышаныч белән яшәүгә җирлек тууны атады. “Сәләт” фәнебезне, мәдәниятебезне, телебезне югалудан саклаучы яшьләр һәм система булуга ышаныч бирә”, -ди Җәүдәт Сөләйманов.

Россия төбәкләрендә талантлы яшьләр белән эшләүче аерым оешмалар бар, әмма алар мондый киңлеккә әйләнмәгән әле. Республикада зур уңыш белән баручы һәм нигезенә кешелеклелек идеясе салынган әлеге социаль проектны Җәүдәт Сөләйманов илнең башка төбәкләренә дә таратырга кирәк, дип саный. Ул үзләренең бу тәҗрибәне таратуда ярдәм итәргә әзер булуларын җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100