news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сәләт" татар Википедиясенә мәгълүмат язу өчен студентлар әзерли

"Сәләт ВикиМәктәбе" КФУ студентлары белән очрашу үткәрде.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сәлахова). «Сәләт ВикиМәктәбе» татар телле Википедиягә мәгълүмат язучылар әзерли. Шул максаттан, мәктәп җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашты.

Әлеге проект 2016 елдан гамәлгә кертелгән. Тимерхан Шәйхетдинов «ВикиМәктәп» белән таныштырды, Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең беренче курс студентларын дүрт төркемгә бүлеп, бәйге рәвешендә проектның беренче биремен уздырды. Уеннан соң иң актив студент истәлекле бүләк иясе дип табылды.

Очрашудан соң Тимерхан Шәйхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде.

- «ВикиМәктәп» проектын кемнәр гамәлгә ашыра?

- Проектны гамәлгә куючы – Фәрһад Фәтхуллин. Ул дөньякүләм бәйгедә «2018 ел Википедиячесе» дигән исемгә лаек булды. «ВикиМәктәп» «Сәләт» яшьләр үзәге кысаларында эшли. Киләчәктә мөстәкыйль проект буларак гамәлгә ашырылыр, дип көтелә. Май аенда язгы уку-укыту сессиясе узды. Октябрьдә көзге сессия башлана. Шул рәвешле, без татар телендәге Википедия сайтына мәгълүмат язучылар әзерлибез.

- Проектның максаты нидән гыйбарәт?

- Төп максатыбыз - татар яшьләренә Википедия мөмкинлекләрен аңлату, аларны өйрәтү һәм алар ярдәме белән татар телен үстерү. Татар телендә алып барыла торган Википедиягә өлкән буын кешеләре генә яза, дигән стереотип бар. Алар - «Википедия» барлыкка килгән вакытта студент булган кешеләр. Әлбәттә, бу өлкәдә яшьләрнең активлыгы җитеп бетми. Безнең мәктәп укучыларының, студентларның игътибарын әлеге эшкә юнәлтәсебез килә. Замана татар интеллигенциясен булдыру, алар белән һәрдаим элемтәдә тору да зур максатларыбыздан санала.

- Бүгенге көндә тупланган төркемегез ничә кешедән тора?

- Даими командабызда 3-4 кеше бар. Шуның берсе – Хәбил Сәхәбиев. Ул хәзер Физика институтында укый. Хәбил - безнең язгы уку-укыту сессиясенең беренче чыгарылыш укучысы. Төрле районнардан актив яза торган кешеләребез бар. Команданы зурайтасы килә, әлбәттә. Мастер-классларга йөрергә мөмкинлеге булган катнашучыларны туплыйсы иде. Шуңа күрә, Казаннан да күбрәк кеше катнашсын өчен, укучылар, студентлар белән актив эшлибез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100