news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Сәләт" "Татар-информ" журналистын пресс-турга аккредитацияләүдән баш тартты

"Татар-информ" редакциясе былтыр "Сәләт"тәге көнкүреш шартларының балалар өчен уңай булмавын һәм мохитның руслаша баруын тәнкыйтьләгән иде.

"Сәләт" "Татар-информ" журналистын пресс-турга аккредитацияләүдән баш тартты
Салават Камалетдинов

 (Казан, 6 июль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). "Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды "Татар-информ" редакциясен Алексеевск районында уза торган "Сәләт Биләр Форум"ына пресс-турга аккредитацияләүдән баш тартты. Бу хакта "Сәләт"нең медиа үзәге җитәкчесе Илүзә Закирова "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

"Безнең оешма таләпләренә туры килмәгән массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация уздырмау - безнең хокукыбыз", - дип җавап бирде Илүзә Закирова. Сүз уңаеннан, медиаүзәк җитәкчесе татар телендә язган журналистка рус телендә җавап язды.

  • 4-9 июль көннәрендә Алексеевск районында SELET BILER FORUM дип аталган традицион фестиваль форум уза. 8 июль көнне чарада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашырга һәм чыгыш ясарга тиеш иде. Шул уңайдан, "Сәләт" журналистларга пресс-тур тәкъдим итеп, пресс-релиз таратты.

Илүзә Закирова әйтүенчә, аккредитацияләмәүнең сәбәбе - былтыр "Интертат" сайтында чыккан тәнкыйди язма. Бу мәкаләдә "Сәләт"тә көнкүреш шартларының начар булуы һәм татар мохиты бетә баруы тәнкыйтьләнгән иде.

Медиаүзәк җитәкчесе әйтүенчә, язмада фактик хаталар булган. "Язманы сайтка куйганчы безгә укытырсыз әле дигән үтенечебез җавапсыз калды", - дип җавап бирде Илүзә Закирова. 

"Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова аккредитация булмауны раслады. Ул шул ук дәгъвалар булуын әйтте - мәкалә чыгар алдыннан килештерелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot