news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт»тә «Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе булачак

«Сәләт»тә «Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе булачак

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 29 гыйнвар–4 февраль көннәрендә республиканың «Кояшлы» («Солнечный») лагере базасында «Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе булачак. Аны татар яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрә. Бәйгедә ТР югары уку йортларында белем алучы 45 студент катнаша. Булачак әйдәманнар тәҗрибәле педагоглар һәм психологлар лекцияләрен тыңлаячак, гамәли дәресләрдә дә белемнәрен ныгытачак.

Уку программасы шактый бай булырга охшый. Укулардан һәм гамәли дәресләрдән тыш, булачак әйдәманнар өчен КВНнар һәм уеннар, шулай ук «Сәләт» лагереның ветеран-әйдәманнары белән «түгәрәк өстәл»ләр һәм үзәк тарафыннан чыгарылган «Сәләт» безгә очар өчен канат куя» җыентыгын, шулай ук «Сәләт» кичә, бүген, иртәгә» буклетын тәкъдир итү һ.б. чаралар да планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot