news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сәләт"тә Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә балалар берләшә – Тимур Сөләйманов

Биләр форумының беренче сменасында Австралия, Чехия, Испания, Финляндия, Америка һәм Вьетнамнан сәлкешләр катнашкан.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Сәләт”тә Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә балалар җыела. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әйтте.

Кичә, 26 июль көнне, Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту “Сәләт” форумы 2 нче сменасының ачылу тантанасы узды.

“Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумына нәтиҗәләр ясады.

“Беренче сменаның төп нәтиҗәсе – ул 5500 кешенең монда килеп, катнашып, рәхәтләнеп күңел ачып, шул ук вакытта яңа белем, тәҗрибә туплап өйләренә кайтулары. Бу безнең өчен иң зур нәтиҗә. Чөнки “Сәләт” мохите белән күп кенә яңа сәлкешләр (“Сәләт”кә йөрүче балаларны шулай атыйлар – ТИ) хәзер таныш. Алар беренче форумда да катнашты. Беренче форумда катнашкан сәлкешләр кабат монда кайтыйм дип, икенче форумда да катнаша”, – диде Тимур Сөләйманов.

“Безнең өчен тагын бер зур нәтиҗә, ул беренче смена вакытында “Әдип йорты”, бассейнның ачылуы, мөхтәрәм кунагыбыз Рөстәм Миңнехановның кунакка килүе. Фәнсарда яр буе ясарга, яңа чатырларны урнаштырырга исәбебез бар. Бу җирләргә яңа сулыш өреләчәк”, – диде ул.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, форумга безнең Татарстанның барлык районнардан да балалар җыела. "Ул гына да түгел, Россиянең күп кенә төбәкләреннән киләләр, чит илләрдән дә күп кенә балалар бар. Беренче сменада сәлкешләр Австралия, Чехия, Испания,Финляндия, АКШ һәм Вьетнамнан килеп катнашты”, – дип сөйләде ул.

Форумның беренче һәм икенче сменаларында 8 мең кеше катнашуы көтелә. Алар – 5 500 сәлкеш, калганнары әйдәманнар (вожатыйлар), кунаклар һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100