news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт”тә Әдип Әлмир кубогына бишенче тапкыр шахмат турниры үткәреләчәк

Турнирда алты яшьтән алып утыз алты яшькә кадәр шахматчылар катнаша ала.

“Сәләт”тә Әдип Әлмир кубогына бишенче тапкыр шахмат турниры үткәреләчәк
Михаил Захаров

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 17 мартта “Сәләт” иҗтимагый оешмасы йортында “Атлант” проекты кысаларында Әдип Әлмир кубогына V Сәләт шахмат турниры узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Сәләт” яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов сөйләде.

“Атлант” шахмат турнирының төп бурычы - яшьләр арасында шахмат казанышларын пропагандалау, аларны системалы рәвештә шахмат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Әгәр дә мәктәп укучысы яисә студент, шахмат уенын яратучы булса, үзенең ялын безнең белән үткәрергә тели икән, турнирга гариза бирергә кирәк”, - диде ул.

“Безне интеллектуаль уеннарга, шахматларга булган мәхәббәт берләштерә. Шуңа да турнирыбыз ел саен дустанә мохиттә уза. Турнир өч группага бүленә: балалар, хатын-кызлар һәм ир-атлар”, - диде Игорь Смирнов.

  • Турнирның максаты – эшне активлаштыру һәм “Сәләт” мохитендә шахматны спортның интеллектуаль төре буларак активлаштыру һәм алга таба популярлаштыру.

Гаризаларны түбәндәге сылтама аша җибәрергә мөмкин: http://selet.biz/form/?ID=23153

  • “Атлант” шахмат клубы 2002нче елның гыйнвар аенда оешкан. Беренче смена махсус шахмат сөюче балалар өчен оештырылган, татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновка багышланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100