news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт-Самара» лагерь сменасын июль башында ачарга җыеналар

Лагерьда балаларны кызыклы белем бирү программасы, педагоглардан мастер-класслар һәм яңа дуслар көтә.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге «Сәләт-Самара» лагере быел да балаларны җыячак. Смена 4 июльдән 16 июльгә кадәр (датада үзгәрешләр дә булырга мөмкин) «Тихие зори» ял базасында узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Лагерь Самара шәһәреннән 50 километр ераклыкта урнашкан, биредә 2-3 кешелек җылытыла торган агач йортлар төзелгән, кайнар су килгән, уңайлы спорт мәйданчыклары бар. Балаларга бары тик хәләл ризыклар гына тәкъдим ителә.

"Инде дүрт ел дәвамында, җәйне онытылмаслык итеп үткәрү өчен, «Сәләт-Самара» лагерена өлкәдән сәләтле балалар җыела. Ул Самара өлкәсендәге иң яхшы лагерьларның берсе санала һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы белән берлектә үткәрелә", диелә хәбәрдә.

Биредә балаларны кызыклы белем бирү программасы, педагоглардан мастер-класслар һәм яңа дуслар көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot