news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Сәләт-Саба" аланы 16 нчы сезонда 85 укучыны җыйды

Лагерьда яңа смена ачу тантанасы белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, «Сәләт»нең дәрәҗәсе елдан-ел артуын билгеләп үтте.

 (Саба, 5 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы Иске Икшермәдә урнашкан «Сәләт-Саба» аланы 16 нчы сезонын башлады. Исеме җисеменә лаек лагерьда ел саен районның иң сәләтле укучылары ял итә, талантын арттыра, белем-осталыклары белән уртаклаша. Быел «Сәләт-Саба» аланы 85 укучыны берләштерде, дип яза район газетасы.

Укучылар биредә 16 июльгә кадәр ял итәчәкләр. Дүрт отрядка тупланган сәлкешләрнең ялын күңелле оештыру өчен әйдаманнарның да иң булдыклылары, идеяләргә бай, оештыру сәләтенә ия булганнары җыйналган. Смена директоры Илнур Кашапов турында да «Сез Илнур абыйдагы фантазияне күрсәгез. Лагерь тормышын җанландыру, күңелле чаралар белән баету өчен бар көчен куя», - диләр сәлкешләр. Һәр көн махсус программа нигезендә алып барыла, үзең теләгән түгәрәк-заниятиены сайлап аласың. Бу көннәрдә аланда 4 июльдән 9ына кадәр Биләрдә узучы форумда лаеклы чыгыш ясау өчен зур әзерлек алып барыла.

Лагерьда яңа смена ачу тантанасы белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, «Сәләт»нең дәрәҗәсе елдан-ел артуын билгеләп үтте. «Безнең районыбызда да «Сәләт» оешуы зур дәрәҗә. Моның өчен Президентыбызга, аның командасына зур рәхмәт. Районыбызда да балалар өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырырга тырышабыз. Алдагы елда биредә яңа корпус төзергә планлаштырыла, бу күбрәк балалар кабул итәргә мөмкинлек дигән сүз. «Сәләт»тә үткән вакыт эзсез генә узмаячак, кеше белән күбрәк аралашкан саен дөньяга караш киңәя, танып-белү осталыгы арта. Сез аны бүген бәлки сизмәссез дә, әмма киләчәктә үзегезгә файдасы зур булачак. Районыбызда балаларны кечкенәдән һөнәргә өйрәтү - зур юнәлешләрнең берсе. Бу эшне балалар бакчаларыннан башлап, белем алу учреждениеләрендә ныклап басым ясалырга тиеш. Районыбызның оешма-предприятиеләрендә эшкә өйрәтү өчен мөмкинлекләр булдырылачак. Бала үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен, нинди һөнәр кызыксындыруын кечкенәдән белеп үсәргә тиеш», - диде район башлыгы.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова да сәлкешләргә күңелле яллар теләде, район җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде. «Сәләт»нең сездәгедәй 12 аланы бар. Аларның барысы белән дә сез Биләрдә очрашачаксыз. Тәүлек буе сезнең белән әйдаманнәр янәшә торып, алар сезнең икенче әти-әни урынында булачак. Сменаның ләззәтен тоеп калыгыз», - диде ул. Шулай ук Рәис Миңнеханов лагерьда ял итүчеләрнең киңәш-үтенечләрен туплар өчен махсус тартма булдырылуын, сәлкешләрдән «Сәләт» гимны белән бергә, Татарстан Гимнын да өйрәнеп, һәр яңа көнне шуннан башлау мөһимлеген әйтте. Кыскасы, монда бар да үзенчәлекле, бар да яңача, үзгә дөнья. Олы Кибәчедән Зәринә Галиәхмәтова инде бишенче ел шушы дөньядан аерыла алмый. «Мондагы атмосфера, мондагы күңеллелек, моны татып карарга кирәк», - ди Зәринә. Сабадан Талия Фәлахованың беренче генә килүе булса да, инде «Сәләт»нең аерым бер серле дөнья икәнлегенә инанган. «Сәләт» – яңа дуслар, яңа ачышлар, яңа омтылышлар урыны», - ди Талия.

news_right_1
news_right_2
news_bot