news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе эшен башлый

Проект 60 балага исәпләнгән

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). 14-17 гыйнвар көннәрендә ТРның Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә беренче мәртәбә “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе оештырыла.

Аның кысаларында 6-7нче сыйныф укучыларына математикадан, 7-9нчы сыйныфларга җәмгыять белеменнән һәм информатикадан дәресләр уздыру күздә тотыла. Мәктәптә катнашуга гаризалар 25 декабрьгә кадәр кабул ителгән. Проект җәмгысе 60 балага исәпләнгән, дип хәбәр итә “Сәләт” иҗтимагый фонды матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100