news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт»нең Кырымдагы аланына татар телен белгән балалар гына җибәреләчәк

Әлегә «Ак Барс» аланына юллама бәясе билгеле түгел.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Быел Кырымда «Сәләт» лагереның «Ак барс» базасы ачыла. Җәйге ялга ярымутрауга җибәреләчәк балаларны махсус комиссия сайлап җибәрәчәк.

Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ» да узган журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Лагерьның „Раушан“ һәм Кырымдагы „Ак барс“ аланнарында ял итәргә теләгән балалар өчен әңгәмә узарга кирәк булачак. Балалар шул вакытта татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтә алачак. Баланың телгә карата мөнәсәбәте безнең өчен мөһим. Әгәр дә бала татар телен белергә дип „Сәләт“кә килә икән, ана барлык мөмкинлекләр дә бар», — сөйләде ул.

«Әлегә Кырымга гаризалар кабул итү компаниясе ачылмады. Гаризалар кабул итүне бер ай эчендә ачып җибәрергә планлаштырабыз. Әлегә юлламаларның бәяләре билгеле түгел. Алар техник мәсьәләләргә бәйле», — диде Айгөл Габдрахманова.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, «Ак барс» аланы турында барлык мәгълүматны рәсми сайттан тыш, оешманың социаль челтәрләрендә дә табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100