news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сәләт-Монреаль" сәлкешләре Монреаль шәһәре белән танышты

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Сәләт” аланында Татарстан сәлкешләре дә бар.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” халыкара профильле уку-укыту үзәге ачылды. Бу эшкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән старт бирелде. Аланда Татарстаннан да 20 бала һәм әйдаман катнаша.

“Сәләт”тә көннәр бик тыгыз үтә", – диде Монреаль татарлары ассоциациясе вәкиле Алимә Сәләхетдинова “Татар-информ”га. – 5 августта “Аулак өй” үткәрдек. Кунакка Монреаль, Торонтодан татар гаиләләре, Америкадан, аерым алганда Флорида, Калифорниядән килделәр.

6 августта Сабан туе булды. Аны Татарстаннан килгән сәлкешләр һәм әйдаманнар да югары бәяләде. “Чын Сабан туе кебек булды”, - диделәр. Бүләк җыюны да оештырдык. Кемдә нәрсә бар, һәрберсе Сабан туе бүләге бирде. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан акча эзләү, аркан һәм таяк тартышу кебек уеннар оештырдык.

7 август көнне сәлкешләр Монреальгә өч сәгатьлек сәяхәт кылды. Соңыннан алар шәһәр буйлап квестта катнашты.

“Бәләкәч” төркемендәге балалар махсус “Могҗизалар илендә” дигән аттракцион паркына барды. Алар анда сәхнәләштерелгән әкиятләр, спектакльләр карап, курчак өйләренә кереп, кәмитләрдә әйләнде.

Алимә ханым сүзләренчә, “Сәләт-Монреаль” аланында фәкать татарча сөйләшәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100