Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәләт» лагерена юлламаларның бәясе биш мең сумнан башлана
Лагерьда түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). 2022 елда «Сәләт» лагереның төп аланнарына юлламаларның бәясе 5-22 мең сум тирәсе булачак. Лагерьда түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар.
Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләт Клубының IX президенты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ» да журналистлар белән узган очрашуда әйтте.
«2022 елда „Сәләт“ лагереның төп аланнарына юлламаларның бәясе 5-22 мең сум тирәсе булачак. Шулай ук алты түләүсез смена бар. Мәсәлән, халыкара уку-укыту „Биләр“ форумы дәүләттән тулысынча финанслана. Аны оештыруга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм итеп килә», — дип сөйләде ул.
Айгөл Габдрахманова сүзләренә карганда, әлеге вакытта Кырымда эшләячәк базага юлламалар бәясе генә билгеле түгел. «Сәләт» лагерына юлламаларның бәясе аланнарның профиле һәм урынына бәйле рәвештә үзгәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз