news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт” координаторы: Сәлкешләрнең татар телен белүләре мәҗбүри түгел

Әйдаман булырга теләүчеләр татар телен белергә тиеш.

“Сәләт” координаторы: Сәлкешләрнең татар телен белүләре мәҗбүри түгел
Султан Исхаков

(Казан, 7 октярбрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова”). “Сәләт” аланында катнашырга теләгән баланың татар телен белүе мәҗбүри түгел. Алан дәвамында балага татар телен әйдаман өйрәтә. Бу хакта “Сәләт” берләшмәсенең 2019-2020 елларда узачак проектларына багышланган матбугат конференциясендә “Сәләт”нең җәйге профильле аланннары координаторы Игорь Смирнов хәбәр итте.

“Һәр студент “Әйдаман мәктәбе”ндә катнаша ала. Әлеге мәктәп 16 октябрь көнне эшли башлаячак. Мәктәптә катнашу өчен “Сәләт”нең рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк. Әйдаманнарның 90 проценты - элеккеге сәлкешләр. Әйдаман булырга теләүчеләр татар телен белергә тиеш. Алар смена барышында балаларга татар телен өйрәтәчәк. Балаларның исә татар телен белүләре мәҗбүри түгел”, - диде Игорь Смирнов.

Әйдаманнар өчен махсус ярышлар да үткәреләчәк. “Әйдаманнарны ярышта катнашырга чакырабыз. Алар ярышта үзләрен яхшы яктан күрсәтсәләр, февраль аенда узачак “Сәмрух” премиясенең “Ел әйдаманы” була алачаклар. Әлеге ярышта шулай ук әйдаман булырга теләгән студентлар да катнаша ала”, - ди координатор.

“Сәлам” яшьләр үзәгендә киләсе җәйгә әзерлек башланган. “Сәләт”тә иллегә якын проект тормышка ашырыла. “Кичә Биләрдә “Сәләт активы” мәктәбе тәмамланды. Унбер яңа проект тәкъдим ителде. Бу проектларда гына туктамаска исәп”, - диде “Сәләт” клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100