news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт” клубының “Йолдызлы” аланында ремонт башланган

Татарстанда яңа аланнар да барлыкка киләчәк, - ди “Сәләт” яшьләр үзәге директоры.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). Лаеш районындагы Троицкий авыл җирлегендәге “Йолдызлы” аланында ремонт эшләре башкарыла. Бу хакта “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.

“Балалар яши торган җиде йортта, ашханәдә, укытучылар һәм хезмәткәрләр яши торган бинада ремонт бара. Заманча шартлар булдырылачак. Киләсе җәйдә әлеге эшләр тәмамланыр дип планлаштырабыз”, - ди Айгөл Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, Татарстанда яңа аланнар да барлыкка киләчәк. “Татарстанда күп аланнарда ремонт эшләре башкарыла. Хәтта яңа аланнар да барлыкка киләчәк”, - ди үзәк директоры.

“Сәләт” оешмасы ел саен Биләрдә форум үткәрә. “Быел Биләрдә үткән форумда унбиш мең кеше катнашты. Форумда да яшәү шартлары үзгәрде. Һәр бала аерым ятакта йоклады, аларның юыныр өчен кайнар сулары булды. Ә бу – бары тик чатырлы алан форматында уздырыла торган чара. Чатырларда эссе көннәрдә - суыта торган, салкын көннәрдә җылыта торган кондиционерлар эшләде”, - диде Айгөл Габдрахманова.

"Рөстәм Миңнеханов форум территориясенең үсүе хакында кабул иткән протокол нигезендә форумыбыз үзгәрәчәк. Әйтик, техник спорт мәйданчыклары булдырылачак, ягъни картинг, авиамодельләштерү кебек юнәлешләр булачак. Балаларның дөньяга карашлары үзгәрә, безгә калышырга ярамый”, - диде “Сәләт” яшьләр үзәге директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100