news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт” клубы координаторлары һәм активистлары семинар-киңәшмәгә җыелачак

Семинар Биләрдә “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә узачак

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 нче гыйнварда, “Сәләт” клубы координаторлары һәм активистларының семинар-киңәшмәсе ачылачак. Ул 13-15 гыйнварда Биләрдә “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Семинар эше 2016 нчы елга “Сәләт” юл картасын формалаштыруга, “Сәләт” V Халыкара яшьләр белем бирү форумы, шулай ук “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәге концепциясен әзерләүгә юнәлдерелгән.

Семинар ачылышы тантанасында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасыр археология бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинның катнашуы көтелә.

Семинар ачылышыннан соң, бу көнне Фаяз Хуҗин белән Биләр турында тарихи экскурс форматында очрашу-лекция һәм “Сәләт” V Халыкара яшьләр белем бирү форумы концепциясе турында фикер алышу көтелә. Семинар эшендә “Сәләт” берлеге ветераннары да катнашачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100