“Сәләт-Италия 2011” күчмә мәктәбенең Италия Республикасы Римини шәһәренә сәфәре ахырына якынлаша
“Сәләт-Италия 2011” мәктәбе Социаль Технологияләр Мәктәбе исемен йөртә
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Италия Республикасы Римини шәһәрендә уза торган “Сәләт-Италия 2011” күчмә мәктәбенең эшчәнлеге ахырына якынлаша. Анда “Сәләт”нең егерме биш активисты катнаша.
Программада Рим, Венеция, Флоренция, Сан-Марино, Милан шәһәрләренә сәяхәтләр каралган. Шулай ук “Атилла эзләре буйлап...” дип исемләнгән махсус сәяхәт тә бар.
Сәяхәтләрдән тыш, мәктәптә бик кызыклы остаханәләр дә эшли. “Сәләт-Италия 2011” мәктәбе Социаль Технологияләр Мәктәбе исемен йөртә. Остаханәләр арасында “Сәләт”тә проект менеджменты куллану, Яңарыш чоры Италиясе һәм Рим империясе мәдәниятләре тарихына кыска экскурс һ.б. бар.
Кичләрен сәлкешләр данлыклы режиссер Федерико Феллини фильмнарын (ул Римини шәһәрендә дөньяга килгән), яки танылган Адриано Челентано уйнаган картиналарны карый ала. Time-managemet дип исемләнгән уен исә әлеге өлкәдә алынган белемнәрне практикада кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу хакта “Сәләт” оешмасының рәсми сайты хәбәр итә.