news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Сәләт” Чувашстанның Батыр районында тагын бер алан ачарга җыена
Шушы һәм башка ниятләр хакында бүген журналистларга проект җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сөйләде
Скопировать ссылку
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Киләсе җәйдә “Сәләт” Чувашстанның Батыр районында тагын бер алан ачарга җыена. Кызыл Чишмә авылында урнашачак бу алан райондагы сәләтле татар һәм чуваш балаларын үзенә җыячак. Аларга төбәк тарихы, мәдәнияте, төрки телләр тарихыннан тыш, рус һәм инглиз телләре, информатикадан тирән гыйлем биреләчәк. Мөгаллимнәрне Казаннан һәм Чабаксардан чакыртырга уйлыйлар. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында “Сәләт” проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов хәбәр итте.
Агымдагы елда гамәлгә ашырылачак яңа проектлар моның белән генә чикләнми. “Биләр аланы”н быел тулысынча эшләтеп җибәреп, алга таба аны интернаты булган академик үзәккә әйләндерү нияте бар. Ә башкаланың Иске Татар бистәсендә, төгәлрәге, Нариманов урамында “Сәләт” Казанның социаль-интеллектуаль паркын төзергә уйлый. Хәзер яшьләр үзәге урнашкан бу бина ремонтлана. Шул рәвешле “Сәләт” Казанда яшьләр ярдәмендә татар телле мохит формалаштыруга үзеннән саллы өлешен кертергә өметләнә. Бу үзәк башка милләт яшьләренә дә татар теленең тирәнлеген аңлату, телне үзләштерергә ярдәм итү урыны булачак. Моннан тыш, Свияжский монастыре каршында яшьләрнең халыкара туристлык этномәдәни лагерен оештыру нияте бар. “Сәләт”леләрнең бу тәкъдиме ТР Премьер-министрында хуплау тапкан. Бу бөтен дөнья яшьләренең аралашу аланы булачак. Ә Лаеш районында Татарстан “Артегын” булдырырга уйлыйлар. Ел дәвамында эшләячәк “Звездный” аланы 1-11 сыйныфта укучы сәләтле төрле милләр балаларын туплаучы үзәк булачак. Биредә алар 2-3 атна дәвамында мәктәп программасын үзләштерү белән бергә, профильле юнәлешләр буенча да укытылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2