news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт-Аксубай” клубы “Сәмрух-2018” конкурсында республика премиясенә лаек булды

Аларга Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

“Сәләт-Аксубай”  клубы “Сәмрух-2018” конкурсында республика премиясенә лаек булды
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/slt-aksubay-smrukh-2018-ichese

(Аксубай, 13 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең “Сәләт – Аксубай” клубы “Сәмрух-2018” конкурсында республика премиясенә лаек булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгене “Сәләт” фонды сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне таныту максатыннан оештырган.

Клуб яшьләре конкурсның бөтен этапларын уңышлы үтеп, мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәя алдылар. “Сәләт-Аксубай” клубы “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңүче булып танылды, ә клуб рәисе Ләйлә Моратшина лауреат исеменә һәм конкурсның махсус призына ия булды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә җиңүчеләрне котлау тантанасында аңа Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100