news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сәләт” 15 яшьлеген 5 февральдә зурлап билгеләп үтәчәк

Бәйрәм программасы форум, фәнни-гамәли конференция һәм концерттан тора

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый хәрәкәте бу атнада 15 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Бәйрәм программасы һәм аның үзенчәлекләре хакында бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган очрашуда “Сәләт” проекты җитәкчесе, КДУ профессоры Җәүдәт Сөләйманов һәм проектлар идарәчесе Тимур Сөләйманов сөйләде.

Беренче адымнарын Татарстанның талантлы балалары өчен җәйге лагерьлардан башлаган “Сәләт” ни өчен туган көнен февраль аенда бәйрәм итәргә булган? Каләм ияләрен иң элек әнә шул сорауга җавап кызыксындырды. “Сәләт”нең чишмә башында торган алыштыргысыз җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов моны бик гади итеп - уңайлы вакытка туры китерү белән бәйләп аңлатты. Аның белдерүенчә, республиканың сәләтле балаларын бер мәйданга туплаучы җәйге аланнар булдыру идеясе 1993 елның сентябрендә туа. 1994 елның җәендә инде сәләтле татар балалары өчен беренче компьютер лагере ачыла. Ә бүген инде ул сәләтле балалар һәм яшьләр өчен Татарстанның төрле төбәкләрендә, Россиянең Анапа шәһәрендә, Болгария, Чехиядә 13 уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы оештыручы, 20 гә якын проектны гамәлгә ашыручы, гомумән, сәләтле балалар һәм үсмерләрнең уртак яшәү нормалары, гореф-гадәтләренең бердәмлегеннән торган тулы бер система. “Узган ел Татарстанда яшьләр сәясәтенең 15 еллыгы да зурлап билгеләп үтелде. “Сәләт”нең 15 еллыгы бу форум кысаларында аерым билгеләнде. Иҗтимагый хәрәкәтнең эшчәнлеге дәүләт бүләкләре белән дә билгеләп үтелде. Без инде аерым юбилей чаралары уздырмаска да уйлаган идек”, -ди Җәүдәт Сөләйманов. “Сәләт”леләрнең күңел түрләрендә йөрткән ниятләрен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сизгән, күрәсең. Ул эшчәнлеккә иркенләп нәтиҗәләр ясау өчен 15 еллыкны аерым билгеләп үтү тәкъдимен керткән. Һәм менә 5 февральдә “Сәләт” дистә елдан артык вакыт эчендә башкарылган эшләре хакында җәмәгатьчелек алдында хисап тотачак. “Шул рәвешле без “Сәләт”не эчке яктан, төрле елларда анда чыныгу узган, тәрбияләнгән яшьләребез аша күрсәтергә телибез”, - ди Җәүдәт Сөләйманов.

Проектлар идарәчесе, үзе дә “Сәләт” баласы Тимур Сөләйманов бәйрәмнең төп максатын –шушы 15 ел эчендә “Сәләт” аланнарыннан узган егет-кызларны, мөгаллимнәрне бер мәйданга туплау, очраштыру дип атады. Бәйрәм чараларының рәсми өлеше ТР Фәннәр академиясендә узачак. 5 февральдә биредә 15 еллыкка багышланган форум һәм “Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау, үстерү үрнәге буларак “Сәләт” яшьләр” оешмасы тәҗрибәсе” дигән фәнни-гамәли конференция оештырыла. Программага галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгышлары, “Сәләт” хәрәкәтенең фәнни, иҗади һәм сәламәтләндерү проектларын һәм программаларын тәкъдим итү кертелгән. Шулай ук “Сәләт” активистлары әзерләгән чыгышларны да ишетеп булачак. Конференция кысаларында Фәннәр академиясе вестибюлендә “Сәләт”нең 15 еллык эшчәнлеген чагылдыручы рәсемнәр, фотографияләр һәм видеоматериаллардан күргәзмә эшләячәк.

Бәйрәм чараларына кичен “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Сәләт” яшьләре һәм республиканың сәнгать осталары катнашында узачак конценрт нокта куячак.
Бәйрәмгә “Сәләт” эшчәнлеген яктырткан журналист язмаларыннан торган махсус җыентык та әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100