Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
С.Кириенко, Р.Миңнеханов, М.Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешен карады
РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасарына атаклы иконаны кире кайтару тарихы турында сөйләделәр.
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан тергезү барышы белән танышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан озата йөрделәр.
Башта Сергей Кириенко Крестовоздвижение храмында булды, бүгенге көндә Казан Изге ана иконасы шунда саклана. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасарына атаклы иконаны кире кайтару тарихы турында сөйләделәр.

- Россия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко бүген Татарстан башкаласында башланып киткән мәдәниятара диалог буенча Казан форумында катнаша.

Митрополит Феофан сүзләренчә, төзелеш эшләре вактыныда алып барыла. Олы һәм кече хачлар урнаштырылган, кече гөмбәзләр бакыр белән капланган, төп гөмбәзне җылыту изоляциясе белән каплыйлар, штукатур эшләре алып барыла. Эчке бизәү эшләре дә дәвам ителә.
Митрополит Феофан билгеләвенчә, тышкы төзелеш эшләрен Казан Изге ана иконасы көненә тәмамлау планлаштырыла - 4 ноябрь көненә.
Сергей Кириенко төзелеш эшләре сыйфатын югары бәйләде. Ахырда митрополит Феофан Сергей Кириенкога Казан Изге ана иконасының миниатюр күчермәсен тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз