news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәкинә әбинең хәтер тартмалары – “Шәһри Чаллы” газетасы

Мондый бәхетле картлык насыйп булган әби-бабайларыбыз җөмүриятебездә, шәһәребездә тагын да күбрәк булсын иде.

(Яр Чаллы, 2 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Райнур Әгъләметдинов). Минем 70 яшендә ут уйнатып йөгереп йөргән әбиләрне күргәнем бар. Ә менә 93нчегә киткән әбинең җим тулы чиләк күтәреп, ишегалдында ду китереп эшләп йөргәнен күргән юк иде әле. Менә, бәхетемә, күрдем дә. Заманында Чаллыда яшәп, Чаллыда эшләп алган, хәзер автокаладан берничә чакрым гына урнашкан Биклән авылында яшәүче, сугыш ветераны Кашаф Зыятдиновның тормыш иптәше, үзе дә тыл ветераны 92 яшьлек Сәкинә әбиләрдә кунакта булып кайттык. Өлкәннәр көне уңаеннан...

Сәкинә әби үзе каршы алды безне. Бит-йөзләренә тормыш бизәкләре — йөз җыерчык кунган. Күз тирәнендә бер гасырлык тормышы. Кулына таяк тоткан. Исәнләшеп хәл белешергә өлгермәдек, Сәкинә әби инде бер-бер артлы берничә вакыйга сөйләп үк ыргытты. Тыңлап, артыннан иярергә өлгер генә.

Хатирәләр... Меңләгән күренеш бер-бер артлы чаба-йөгерә. Кайсын тотып алып, кайсысында тукталырга? Башларың әйләнеп бетәр, билләһи. Ә Сәкинә әбинеке әйләнми. Ул күренешләр билгеле бер тәртип белән хәтер тартмасына салып, киштәләргә матурлап тезеп куелган. Шул тартмаларның берсен киштәдән төртеп төшерә дә кирәкле вакыйганы мизгел эчендә табып тартып чыгара. Беренче тартма — сугыш чорлары...

— Сигез сыйныфлы мәктәпләр ул вакытта. Сигезенчене укып бетерә алмадым — сугыш башланды. Әткәй сугышка китмәде, өлгерми калды, 55 яше тулган иде инде. Аның каравы ике абыем сугышка китеп барды. Аларны озаткан вакытны бүген дә хәтерлим. 13 яшьлек кыз бит мин ул чакта. Юньле-рәтле исәпли дә белмәгән килеш кулга кибет ачкычы тоттырдылар — эшләргә. Авыр чаклар, бик авыр чаклар. Берзаман кибеттә бөтенләй бер әйбер калмады. Киштәләрдә тимер-томыр гына. Сабын да юк иде хәтта. Әз күләмдә генә кайта. Анысын да эвакуациядән кайтарылган кешеләргә генә бирәләр. Башкаларга эләкми...

Тормыш иптәше — сугыш ветераны Кашаф абый. Ул инде 1977 елда ук дөнья куйган. Чираттагы хатирә тартмасы аның турында.

— Без бит бер авылдан. Ул заманнарда “вечерлар” бик матур уза иде. Көн саен клубта яшьләр җыела. Танышасылар шунда таныша. Кашаф бабаегыз леспромхозда балта остасы булып эшләде. Бик оста иде инде агач эшенә. Ул чакта кешеләрдә әллә ни җиһазлар юк. Бездә булды. Өстәле дә, урындыгы да, көзге астына тумбочаклар, шкафлар — бөтенесен дә үзе ясады. Сандыкларга кадәр аныкы...

Сәкинә апа шактый җор телле, җөмләләре төзек, матур. Бер-бер артлы тезелеп кенә баралар. Тел гыйлемле укытучылар көнләшерлек. Мин укытучы түгел. Шулай да, сокландым. Сөйләменә дә, хәтеренә дә. Шул хәтле күп мәгълүмат вакыйганы ничек барысын да сыйдырып бетерергә, тәртип белән сакларга кирәк? Гаҗәп. Яшь чагында акушер булып шактый эшләп алган Сәкинә апа. Алдагы хатирәләр тартмасы шулай исемләнгән. Тышына олы итеп “акушер хатын язмалары” дип сырлап куелган. Сәкинә апа анысыннан да бер-ике күңелле вакыйга эзләп тапты.

— Акушер булып эшләгәндә бер көн дә ял юк иде. Бар ул үзе болай. Тик, үч иткәндәй, хатыннары ял көнне бәбили иде бит аның. Саҗидә исемле хатында ике төн кундым берчак. Бәбиләтеп кенә булмый бит. Баласының башы кысылып калды, чыкмый гына. Нишләргә? Атка утыртып шәһәргә озаттык. Миңа авылда бәбиләтмәскә кушалар иде. Шәһәргә озатырга кирәк, диләр. Ул чакта машиналар юк бит. Юл ерак, авыр. Шуңа күрә кешенең бик барасы килми.

Иштирәк авылында акушер булып эшләгәндә Хәдичә исемле хатын белән бик азапландым. Олы яшьтәге хатын. Читен, бәбиләтүе авыр. Хастаханәгә барырга кирәк — Чаллыга. Арасы моннан 15 чакрым чыгасы, аннары тагын 20 чакрым. Башлык ат бирми. “Безнең күмәк хуҗалыкка кермәгән ул хатын. Безнең кеше түгел. Бернинди ат бирү юк”, — ди. Ходай рәхмәтедер, бригадир үгез бирде. Шул үгезгә арба җигеп, 14 сәгать алып бардым шәһәргә теге хатынны. Рәхәт түгел. Ул торган саен тулгаклый бит. Ничек шул арада бәбиләмәде ул, анысын әйтә алмыйм...

Шуның белән Сәкинә әбинең хатирәләр тартмасын ябып торыйк. Актара башласаң, күп алар анда. Атналар буе тоташ тыңлап утырырга була. Сәкинә әбинең без кибетче булып эшли башлаганын беләбез. Бу юнәлешне еш яңартырга туры килә. Авыл кибете, сәүдә базасы, нефтебаза, “Карьер”, леспромхоз кибете — эшләгән кибетләрен саный китсә, унга тутыра.

Ни борчый әбине бүген? Нинди проблемалары бар? Әби уен-көлкеле, шаян кеше. Кызык булсын өчен арттырып та сөйли кайчак. Моңарчы аны белмәгән-күрмәгән кешеләр авыз ачып тыңлап тора. Ә белгәннәр, бергә потлап тоз ашаган таныш-белешләре, туган-тумачалары бер почмакта тыела алмыйча көләләр. Шаяра әби, артистларны да уздыра. Үзе җитди, керфеге дә селкенми. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Ахырдан гына елмаеп, күз кысып куйган була. Шаярам бераз. Ышанып бетмә, дигән сүз монысы.

— Менә бу 13 тавык, — дип ишегалдында кош-кортларга җим сибеп йөри. — Көнгә 14-15 йомырка сала. Әйбәт ашатканга күрә ул! Күршеләрнең 10 тавыгы кайсыбер көннәрне 3 йомырка белән чикләнәләр. Мин 15не алып керәм! Күрәсең, 1-2се иртә белән 1не, кич белән 2нчене сала торгандыр инде...

Сәкинә әби моны шулай җитди сөйли ки, көлми түзеп кара!

“Телевизорда эшләүчеләр” не дә сүгеп атты ул. Журналистлар әңгәмәдәшеннән, гадәттә, ни белән шөгыльләнәсез, дип сорыйлар. Кирәк булса да сорыйлар, булмаса да. Мин дә сорадым. 92 яшьлек әбигә, ни белән шөгыльләнәсез, дигән сорау бирдем.

— Мин ни белән шөгыльләним ди инде хәзер? — дип карап куйды әби миңа, тиле сорау белән башны катырасың дигән сыман. — Телевизор карыйм да, гәҗит укыйм — бар булган эшем шул.

Ә хәзер тәнкыйть! Телевизорда эшләүчеләрне сүгә. Уйнап сөйлиме, шаярамы — кем белсен.

— Мин Ришат Төхвәтуллин концертын бик яратам. Чаллыга килеп җырлый, бара алмыйм, билеты кыйбат. Шуңа телевизордан карыйм. Төнге бердә булды берсендә концерты. Төнге бер! Иртәнге дүрткә кадәр карадым. Ул вакытта кем карый ди ул концертларны? Әйе, мин карыйм. Ә миннән башка? Менә боларны төн йоклатмыйча! — дип кызы Әлфирә апа белән, кияве Нуриәхмәт абыйга ымлап (алар да әби белән бабай инде: алтмышны узып җитмешкә якынлашып киләләр). Телевизорның тавышын ачмасам, миңа тыңларга рәхәт түгел, ишетелми, аңлашылмый. Ачсам, боларга комачаулыйм. Иртәнге дүрткә кадәр йоклатмыйм. Менә әйт әле син миңа, улым, ник шулай соң куялар икән алар аны? Ник? Әйт әле, ә! Зөлфия Шакированың концерты булды берчак. Анысы да төнлә! Әйт, яме улым. Иртәрәк куйсыннар. Миңа барыбер дә бит, мин теләсә кайчан карармын дигәндәй. Менә болар интегә бит...

Ни җавап бирергә Сәкинә әбигә? Әйтермен, дидем инде. Шуннан соң гына көлеп җибәрде. Шаярган, күрәмсең... Сәкинә әби көлгәндә кояш чыккандай була. Шуңадырмы, ирексездән кушылып елмаясың. Телевизордагыларны сүкте, хәзер гәҗиттәгеләргә тотыныр инде, дип уйлап бетермәдем.

— Гәҗитсез яшәп булмый, улым. Берничә төрлене алдырам. Кичтән укый башлыйм, иртәнге бишләргә кадәр укыйм, — дип басма матбугатка күчте ул. Рәхмәт төшкере, мөхбир ишеләргә тел-теш тидермәде. Тәнкыйть таягы почта хезмәткәрләренә төште.

— Чаллыда торганда бер мин генә алдыра идем татарча гәҗит. Башта икәү идек. Аннары берүзем калдым. Почтада эшләүче хатын көн дә китереп йөрми, иренә. Җыеп кына алып килә. Эшең шул бит, вакытында китер, дип орышкан булам. Урлыйлар гәҗитне, ди теге. Алдалый миңа... Соңгы арада артык күп укып булмый. Баш авырта башлый. Андый чакта ятып ял итәм дә торып тагын укыйм.

Тагын күп сөйләде әле Сәкинә әби. Гадәттә, өлкән яшьтәге абый-апаларга язмышлары турында сөйләргә кушсаң, китап язарлык инде минем язмыш, дип сүз башлыйлар. Ә сөйләрлек вакыйга таба алмыйлар, “китаплары” бик юка чыга. Ә менә Сәкинә әби кичә бүген күргәннәре турында сөйләп тә “Сугыш һәм солых” китабын тутырта ала. Каләмең шартлап сынганчы... Шуңа күрә яхшы чакта тәмамлыйк, дигәндәй. Нинди сүзләре белән? Рәхмәт сүзләре белән, билгеле.

— Менә әйт әле син? Туксан яшьлек карчык өй җиткерә аламы? Ә без җиткердек. Хөкүмәткә рәхмәт! Иремә ветеран акчасы бирделәр. 943 мең сум! Шул акчага шушы йортны торгыздык. Торгыздык түгел, торгыздылар. Җитештереп йөрүче менә шушы кызым инде, аңа рәхмәт, — дип янә өлкән кызы Әлфира апага күрсәтә әби. — Чаллыда торалар алар. Тордылар. Кайтып китеп ике арада йөрделәр дә хәзер гел монда инде. 92 яшьлек карттан эш рәте чыкмый хәзер. Көчлерәк кул кирәк. Әлфира кызым бөтен эшләрне эшли. Бакча зур. Анда ни кирәк бөтенесе бар. Шулардан кышка консервы яба. Йөз банка яба! Бәхетле картлык бу дип сөенәм. Аллага шөкер. Мин болай булыр дип уйламаган да идем... Хөкүмәткә рәхмәт...

Менә шундый гаҗәп кеше ул Сәкинә әби, акыллы да, шаян да, тынгысыз да, нурлы да. Кызы Әлфира апа да Сәкинә апаның гадәтләре хакында елмаеп, көлеп сөйли бит. Инде ничә ел бергә яшәгәннәр, әле һаман да әнисенең кыланмышлары, сүзләре анда елмаю уята. Мондый әниең булу зур бәхет, ди ул.

— Әбиебез мал-туарны бик ярата. Песиләр өчен үлә инде. Алар үзләре җыелалар аның янына. Тавыклар һәрвакыт аның җаваплылыгында. Иртә белән генә мин карыйм тавыкларны. Калганын ул. Кызык гадәтләре бик күп. Концертларны программадан махсус тамга белән билгеләп чыга. Һәрбересен, аерым-аерым. Минутына кадәр хәтерли. Вакыты җитүгә, йөгереп кереп җитә. Хәзер өч минуттан концерт башлана дип, телевизорны барып кабыза. Һәр артистның исемнәрен белә. Мин белмим, ә ул белә. Сәясәт белән дә кызыксына, барысыннан да хәбәрдар. Сайлаулар алдыннан:“Кемне сайлыбыз соң?” - ди. Телевизордан күрсәтәләр, гәҗиттә язалар, шуларны, дим. “Элек агитация көчле иде. Хәзер юк. Кемне сайларга да белмәссең монда...” — дип борчыла. Бер сайлауны да калдырмый. Хәтере бик яхшы. Күп укыгангадыр инде. Барысын да белә, барысын да аңлый. Начар ягы да бар билгеле: өйрәтә башлый, дип көлә Әлфира апа. Мин үзем дә алтмыштан узган бит инде, оныкларым бар, дип тә карыйм. “Тик кенә утыр. Син минем кыз гына әле монда”, — дип, авызны яба да куя. Биш минутка да аның күзеннән югалмыйбыз инде. Әллә кайлардан килеп чыга, шундук таба. Мондый әни белән яшәве үзе күңелле...

...Сәкинә әбинең балалары дүртәү. Дүртәү булган. Әлфирә апа белән таныштык менә — Сәкинә әбинең караучысы, иң төп терәге. Улы Наил исемле булган, кызганычка каршы, ул инде вафат. Кече кызы Илсөяр шулай ук вакытсыз дөньядан китеп барган. Көтелмәгән бәхетсезлек анысы — Илсөяр апа юл аркылы чыгып барганда бер исереге машинасы белән бәрдереп киткән. Ул кызын искә алганда Сәкинә апаның күзләренә ирексездән яшь энҗеләре куна. Гасырга якын гомер эчендә төрлесен күрәдер кеше. Бәхетен дә, кайгысын да... Кануны шундый — алар үрелеп баралар, алар чиратлашалар. Моны Сәкинә әби бик яхшы аңлый. Гомумән, унынчы дистәсен ваклавына карамастан, зиһене үзеннән күпкә яшьләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә чиста, дөньяга карашы аеграк әле аның. 10 онык, 24 оныкчыгы бергәләшеп кайтып төшсәләр — йортлары бәхет белән шыплап тула. Ни генә булмасын, әби, миңа бәхетле картлык насыйп булды, дип сөенә. Килешми мөмкин түгел. Мондый бәхетле картлык насыйп булган әби-бабайларыбыз җөмүриятебездә, шәһәребездә тагын да күбрәк булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100