news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсәкәй районында “Ак хисләр” фестивале узачак

Фестивальдә катнашучылар җыр, фольклор, нәфис сүз, бию жанрлары буенча көч сынашачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә төбәкара “Ак хисләр” фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55-еллык иҗади эшчәнлегенә багышланачак.

Фестивальдә Оренбург өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше Самара өлкәсеннән, Башкортстан республикасыннан үзешчән талантлар катнаша. Алар җыр, фольклор, нәфис сүз, бию жанрлары буенча көч сынаша.

Фестиваль 2008 елның 18 февралендә Әсәкәй мәдәният йортында узачак 

news_right_1
news_right_2
news_bot