Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
С.Иванов «Татар-информ» өчен «Татмедиа» генераль директоры А.Кузьминга интервью бирде
Сергей Иванов интервьюда Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына башлангыч нәтиҗәләр ясады.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде.
Сергей Иванов интервьюда Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына башлангыч нәтиҗәләр ясады. Ул Татарстан башкаласында мундиаль вакытында ирешелгән икътисади нәтиҗә хакында сөйләде һәм Дөнья чемпионаты үткәрү нәтиҗәсендә Татарстанга туристлар агымының күпмегә артачагын фаразлады.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында визаларны гамәлдән чыгару туристлар агымына ничек йогынты ясаячагы, Татарстанда туризмның нинди төрләрен үстерергә мөмкин булуы һәм республикага туристларны кайсы илләрдән җәлеп итү кирәклегенә карата үз фикерен белдерде.
Интервью sntat.ru сайтында 14 июльдә дөнья күрәчәк. Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз