Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәидә Мөхәммәтҗанова Санкт-Петербургта беренче концертын куя
«Концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак», — диде яшь җырчы.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә 19.00 сәгатьтә «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласында «Этносфера. Восток-запад» дип исемләнгән беренче концерты булачак.
«Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы җитәкчелеге минем җырлауны ошаткан һәм сольный концерт белән чакырырга булды. Концерты Денис Кучеров оештыра. Концертта кларнет, дудук, уд, фортепиано, баян кебек уен кораллары яңгыраячак. Денис Кучеров этник бәрмә уен коралларында уйнаячак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Сәидә Мөхәммәтаҗанова сүзләренчә, концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак. «Концертның үзенчәлеге дә шунда. Татар халык җырларыннан тыш, рус, төрек, гарәп, инглиз җырларын да ишетеп булачак», — диде ул.
Җырчы узган ел Санкт-Петербургның Dairafest дигән шәрык этник фестивалендә катнашкан булган. Фестивальне оештыручы Денис Кучеров аны «Голос» телепроектында катнашканнан бирле ел саен шул фестивальгә татар мәдәниятен танытырга чакырган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз