news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
С.Әхтәмов: “Бүгенге тыныч тормышның һәр секундының кадерен белеп намус белән яшәгез!”
Советлар Союзы Герое яшь буынга шулай дип мөрәҗәгать итә, Социалистик Хезмәт Герое исә ветераннарга карата мөнәсәбәт өчен дәүләт җитәкчеләренә
Скопировать ссылку
(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Республикасы башкаласының Җиңү паркындагы Мәңгелек ут, Аналар һәм тол хатыннар монументы янына веноклар һәм чәчәкләр салучы Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, яшь буын вәкилләре арасында республикада бүген исән ике Советлар Союзы Героеның берсе Сабир Әхтәмов, Социалистик Хезмәт Герое легендар конструктор Илдус Мостюков та бар иде.
Яшьләр белән патриотик-тәрбия эшенә катнашырлык егәрлегем, көчем булуга шатланып яшим, димәк, мин әле бу җәмгыятькә кирәк, дигән фикердә Сабир ага. Сезне Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашырга тиеш дигән иделәр, бара алмадыгызмыни, дигән сорауга, Сез республика күләмендәге Казан парадына кирәк, диделәр миңа, шулай да, сугыш ветераннарының һәркайсы кебек, минем дә күңелем бүген анда – Мәскәүдә, диде ветеран.
Бүген Сабир ага Әхтәмов Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрергә өметләнүен яшерми, насыйп булса, анысында катнашырмын, ди. “Бүгенге тыныч тормышның һәр секундының кадерен, яшәүнең тәмен белеп намус белән яшәгез!” – бу Герой-якташыбызның яшь буынга васыяте.
Илнең “үзебезнеке-читнеке” (“свой-чужой”) гомумгаскәри тану системасы легендар генераль конструкторы Илдус Мостюков исә: “Безнең кебек ветераннарны ил, республика, шәһәребез җитәкчеләре игътибарыннан аермый, гел кайгыртучанлык, ярдәм күрсәтеп торалар, рәхмәт. Киләчәктә дә ярдәмнәреннән ташламаслар дип өметләнәбез”, - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2