news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәхәргә – ит белән ботка, ифтарга яшелчә, балыктан диетик, сөтле азыклар ашау файдалы

Көннәр эссе тору сәбәпле, ифтардан соң 2-3 литр су эчү зарур

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Бүген мөселманнар Рамазан ае уразасын тота башлады. Күп кенә мөселманнар сәхәргә (иртәнге ашау) һәм ифтарга (кояш баегач авыз ачу) нәрсә ашасаң, файдалы була дигән сораулар бирә.
Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Бигрәк тә җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән төрле салатлар ясау хуплана. Аларны йогырт, үсемлек майлары белән катнаштырырга мөмкин. Мондый салатлар ашказанының лайлалы тышчасын ярсытмый, ашкайнатуны яхшырта.
Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Бәрәңге, борчакны изеп ясалган ясалган ашлар ашказаны өчен бигрәк тә файдалы.
Кыздырылган итләр һәм балык урынына кош итен томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда котлетлар әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.
Белгечләр иртән карабодай, дөге, тары ярмасы, борчактан пешерелгән боткалар ашарга тәкъдим итә. Нык пешкән боткалар ашказанының лайлалы тышчасын саклый.
Шулай ук суга бай булган персик, банан, алма һәм груша ашау хуплана. Алар биргән энергия озак саклана.


Авыз ачкач, кеше ашказанын шундук су һәм азык белән тутырып куярга тиеш түгел. Сөекле Пәйгамбәребез ифтарны хөрмә җимешләре белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе күп вакыт кирәк. Хөрмә көч бирүче җимеш буларак билгеле. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә.
Кичке ашка яшелчә, балыктан диетик, аз калорияле, сөтле азыклар әзерләргә киңәш ителә. Кичен ит ризыклары белән мавыкмаска кирәк.


Көннәр эссе тору сәбәпле, ифтардан соң 2-3 литр су эчү зарур.
Белгечләр фанта, пепси кебек газлы эчемлеклекләрдән ерак торырга чакыра. Алар ашказанының ярысын ярсыта. Соклар, минераль су һәм үлән чәйләре эчү хуплана. Йоклар алдыннан ашыйсы килсә, бер стакан томат согы эчәргә киңәш ителә.
Азык әзерләгәндә тәмләткечләр, суган, сарымсак, кинза, тмин, горчицаны чамалап кулланырга кирәк. Алар тоз кислотасы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән бергә аппетитны да яхшырта. Бу үз чиратында ашказаны лайласына зыян салырга мөмкин. Сәхәргә тозлы һәм тәмләткечләре артык булган ризык ашасаң, көне буе эчәсе киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot