news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгыйть Җаксыбаев: “Мин барлык халыкларның тигез хокуклы булуы ягында»

Сәгыйть Җаксыбаев: “Мин барлык халыкларның тигез хокуклы булуы ягында»

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда агымдагы елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның икенче корылтае узачак. Беренче съезд 1992 елда ук үткән иде. Бүген бу вакыйга уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында видеконференңия узды. Анда Татарстан Республикасы Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе рәисе Сәгыйть Җаксыбаев катнашты.

Очрашуда Сәгыйть Җаксыбаев билгеләп үткәнчә, Татарстан халыкларының беренче корылтаеннан соң 15 ел үтте. “Бу вакыт эчендә күп вакыйгалар уңай үсеш алды. Хәзер исә нәтиҗәләр ясарга, этно-социаль мәсьәләләрне яңа дәрәҗәгә куярга кирәк”, - диде ул, Татарстан халыклары корылтаен уздыру нисбәтеннән.

Сәгыйть Җаксыбаев илдә барган милли сәясәт проблемаларына тукталып, бер халыкны икенчесеннән өстен кую омтылышлары булмаска тиешлеген белдерде. “Мин барлык халыкларның тигез хокуклы булу ягында ”, - диде ул.

Сәгыйть Җаксыбаев үзе җитәкләгән Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясен таянырлык һәм килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрлек оешма дип саный. Ассоциацияне ассамблея итеп үзгәртеп кору исә бөтен республиканы колачларга мөмкинлек бирәчәк. Аның үз Уставы да булачак. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның икенче корылтаенда бу сораулар киң яктыртылыр дип көтелә. Сәгыйть Җаксыбаев фикеренчә, ассамблеяне халыкара дәрәҗәгә күтәрү өчен халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне яхшыртырга кирәк булачак. "Без моның белән хәл ителәсе мәсьәләләрнең катлаулылыгына игътибар иттерергә телибез”, - диде ул. Ассамблеянең дәрәҗәсен күтәрү өчен, оештырыла торган чараларның сыйфатын күтәрергә дә кирәк. Сәгыйть Җаксыбаев хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин грантын отканнан соң, 16 команда арасында минифутбол ярышлары уздырылган. “Йолдызчык” балалар лагере базасында милләтара җәйге смена оештырылган. “Бездә күптәннән инде Татарстан “Артег”ы идеясе бар инде инде”, - диде ул.

Билгеле булганча, корылтайга әзерлек чорында 15 кешелек эшче төркеме тарафыннан “Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясе” эшләнде. Ул корылтайда каралып һәм кабул ителеп, Хөкүмәт яки Дәүләт Советы тарафыннан расланачак. Әлеге документ белән ТР Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең 20 октябрьдә узган конференциясендә танышырга мөмкинлек тудырылды. Анда катнашучылар концепциягә карата үз фикерен белдерде. Сәгыйть Җаксыбаев хәбәр иткәнчә, корылтай вакытында Россия Федераңиясе Президенты Владимир Путинга, РФ Дәүләт Думасына һәм Хөкүмәтенә милләтара мәсьәләләрне чишүнең зарурлыгы турында мөрәҗәгать җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot