Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәгатьтә кыска ялганыш аркасында чыккан янгында бер әби һәлак булган
Янгын кием-салым һәм тукымалар саклана торган келәттән башланган.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Лениногорскида дүрт катлы йортта чыккан янгында 80 яшьлек әбинең гомере өзелгән. Фатирдагы янгын электр сәгатендә кыска ялганыштан башланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Шашин урамындагы дүрт катлы йортның беренче катында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 9.02 сәгатьтә килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

66нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләрен каршы алган кешеләр хуҗабикәнең өйдә булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр махсус корал ярдәмендә фатир ишеген ачып кергән һәм идәндә яткан хатын-кыз мәетенә юлыккан. 80 яшьлек әбине урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Табиблар әбинең үлемен раслаган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, күпсанлы кием-салым һәм тукымалар саклана торган келәттә электр приборларында (сәгать яки электр яктырткычы) кыска ялганыш хасил булган. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз