news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәгать уникегә Татарстанда сайлаучыларның 29,55 проценты тавыш биргән

Сайлауда катнашучылар саны буенча беренче урында Кайбыч районы бара.

Сәгать уникегә Татарстанда сайлаучыларның 29,55 проценты тавыш биргән
Михаил Захаров

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген көндезге уникегә мәгълүматлар буенча, Татарстанда 29,55 процент сайлаучы тавыш биргән. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексындагы бердәм мәгълүмати үзәктә билгеле булды.

Тавыш бирүчеләр саны буенча, беренче урында Кайбыч районы бара. Анда 75,11 процент сайлаучы сайлау  участокларында булырга өлгергән инде.

Апаста тавыш бирүчеләр 71,74 процент, Әтнәдә 67,55 процент кеше тавыш биргән.

Алабугада 23,69 процент, Яшел Үзәндә 20 процент, Кама Тамагында 50 процент, Лениногорскида 49 процент, Минзәләдә 60 процент кеше тавыш бирергә өлгергән. 

  • Бүген Татарстанда Дәүләт Советына һәм Җирле үзидарә советларына депутатлар сайлана. Республиканың иң югары закон чыгару органына 100 депутат, ә Җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot