Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2026 елның февраленнән Россиядә бер гаиләгә ике ташламалы ипотека рәсмиләштерүне тыялар
2026 елның 1 февраленнән РФ Финанс министрлыгы, бер гаиләгә ике ташламалы кредит рәсмиләштерүне тыеп, гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләрен үзгәртәчәк.
Ир белән хатынны бергәләп бурычка алучы буларак рәсмиләштерә башлаячаклар, ә хәзер гаилә парларының, әгәр килешүдә ир белән хатынның берсе генә катнашса, икешәр ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Прайм» агентлыгы ведомствоның субсидия бирү тәртибе турындагы карарына сылтама белән хәбәр итә.
«2026 елның 1 февраленнән төзелгән кредит шартнамәләре яисә рефинанслау турында өстәмә килешүләр буенча бурычка алучының ире (хатыны) – Россия Федерациясе гражданины һәм никахта торучы - кредит (заем) буенча бурычка алучылар составына кертелә», - диелә документта.
Бурычка алучының ире Россия Федерациясе гражданлыгыннан үзгә гражданлыкка ия булган очраклар искәрмә буларак карала.
Моннан тыш, финанс базарындагы чыганак «Интерфакс» агентлыгына белдергәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан гаилә ипотекасы буенча бурычны каплау дәрәҗәсе 0,5 процент пунктына киметеләчәк. Күп фатирлы йортларда торак сатып алуга кредитлар буенча субсидияләр күләме – 2, ә шәхси йорт сатып алуга 2,5 процент пункты тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз