Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
С.Фәтхетдинов хәйрия фонды Чүпрәледәге "Җылы йорт" приюты балаларына бәйрәм бүләк итте
Саубуллашканда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм приют директоры Алевтина Хәлилова артистларга рәхмәт белдерде.
(Чүпрәле, 27 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәледәге Уби авылындагы "Җылы йорт" социаль приютына "Россия Балалар Фонды" гомумроссия җәмәгать хәйрия фондының Татарстан бүлегеннән (фондның рәисе Салават Зәки улы Фәтхетдинов) "Кызлар пати" хатын-кызлар клубы кунакка килде, дип яза җирле басма.
Салават Фәтхетдинов фонды приютта тәрбияләнүче балаларга бүләкләр белән бергә, зур концерт программасы да тәкъдим итте. Татарстан Республикасының атказанган артистлары Айгөл Бариева, Фәридә Ахметшина, Алсу Сөнгатуллина, Айгөл Киямова, Ләйсән Закирова, Татар җыры, Ягымлы яз, халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Габидуллина, ТР җыр һәм бию дәүләт ансамбле солисткасы Гүзәл Сөбеханова, халыкара конкурслар лауреатлары Алсу Вәлиуллина (Хөсәенова), Чулпан Юсупова, Гүзәл Идрисова, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Альбина Кармышева, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина һәм яшь талант Искәндәр Шакиров әлеге көннең балалар күңелендә якты хатирәләр белән калачагына сәбәпче булдылар.
Балалар аларның чыгышын утырып карап кына калмады - алар белән бергә биеде, табышмакларга җаваплар эзләделәр, уеннар уйнадылар. Ахырда артистлар янәшәсенә басып фотога төштеләр.
Саубуллашканда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм приют директоры Алевтина Хәлилова артистларга рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз