news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров: Журналистлар аудиториягә мәгълүматны аңа уңайлы каналлар аша җиткерергә тиеш

Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе басма продукцияне популяр маркетплейслар аша сатуны да хуплавын әйтте.

Сәфәров: Журналистлар аудиториягә мәгълүматны аңа уңайлы каналлар аша җиткерергә тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аудиторияне саклап калу өчен, журналистлар укучыларга һәм тамашачыларга мәгълүматны җәмәгатьчелеккә уңайлы каналлар аша таратырга тиеш.

Бу хакта Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

«Телевидение, радио, басма матбугатка аудиториясен саклап, бер каналлылык ягына таба үсәргә кирәк, төрле коммуникация каналларын бер системага берләштерү зарур. Бу безгә аудитория белән өзлексез контактта булырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең бурыч — аудиториягә контентка юлны аңа уңайлы форматтагы каналлар аша тәэмин итү», — диде Сәфәров.

Ул, шулай ук, электрон сәүдә каналлары аша продукция таратуның газета һәм журналларны Татарстаннан читтә алдыручы аудитория өчен дә үтемле иткәнен ассызыклады.

«Без басма продукцияне популяр маркетплейслар аша сатуны хуплыйбыз. Бу яхшы карар, республикадан читтәге якташлар өчен дә мәгълүмат үтемле дигән сүз», — дип белдерде Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100