news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәфәров журналист хатасы, игътибарсызлыгы аркасында фейк чыгарга мөмкин булуын әйтте

Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе журналист үзе җиткергән белешмәләрнең дөреслеге өчен җаваплы булуын искәртте.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналист эшендә хата яки игътибарсызлык фейк тудыра алуын билгеләп узды.

Бу хакта ул «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында кисәтте.

«Мәгълүмат бик нык таралган шартларда журналист үзе җиткергән белешмәләрнең дөреслеге өчен җаваплы. Теләсә нинди ялгыш аңлатма, хата яки игътибарсызлык фейк, вәсвәсә тудыра һәм кемнәрнеңдер мәнфәгатенә зыян сала ала», — дип искәртте Әсгать Сәфәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot