news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Сәфәров: «Юлларда вазгыятьне сәламәтләндерү өчен көрәш - бөтен җәмгыятьнең уртак эше»

ТР эчке эшләр бүлекләренең дәүләт автоинспекцияләре оператив-хезмәти эшчәнлеккә нәтиҗә чыгарды, республиканың 18 районы төп программа күрсәткечен үти алмавы әйтелде

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә республика буенча эчке эшләр бүлекләренең дәүләт автоинспекцияләре подразделениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе булды.

Узган елгы оператив-хезмәти эшчәнлеккә йомгак ясау һәм быелга билгеләнгән бурычларга багышланган әлеге күләмле чарада ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Владимир Насонов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге  идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов һәм көч структуралары, хокук һәм законлылык сагындагы хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.   

  Башта министр Әсгать Сәфәров, аннары республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елны республика юлларында транспорт белән бәйле 5572 һәлакәт булган, шулар нәтиҗәсендә, 689 кешенең гомере өзелгән һәм 6966 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Дөрес, бу 2008 елдагыдан түбәнрәк: һәлакәтләр - 387гә, үлүчеләр - 19га, каза күрүчеләр - 659га. Р.Миңнеханов бу мәсьәләдә, бигрәк тә җәяүлеләр һәм балалар арасында югалтулар кимүе сизелерлек һәм бу, нигездә, закон таләпләре кырыслануга, юл хәрәкәтен контрольда тотуны көчәйтүгә бәйле, чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклану ел саен дистәләгән процентка арта бара, дип аңлатты.

 Министр Ә.Сәфәров исә: «Быел гыйнварның 24 көнендә генә дә республика юлларында 28 кешене югалттык, юллардагы һәлакәтләр мәсьәләсендә вазгыятьне сәламәтләндерү өчен көрәш бөтен җәмгыятьнең уртак эше булырга тиеш, моны статистика мәгълүматлары раслый тора», - дип, ирешелгәннәргә канәгать калмыйча, республика юлларында һәлакәтләрне киметү буенча системалы рәвештә эшне көчәйтергә кирәклеген басым ясап әйтте.

 Рифкат Миңнеханов чыгышында аеруча кимчелекләргә игътибарны юнәлтеп, федераль максатчан программа буенча юлларда транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын 9,3 процентка киметүдә республиканың 18 районы төп программа күрсәткечен үти алмады, диде. Гомумән алганда, республика буенча дәүләт автоинспекциясенең эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнсә, аерым алганда, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Балтач, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Чирмешән районнарындагы ЮХИДИ подразделениеләре эшчәнлеге күрсәткечләре 2008 елдагыдан да түбәнрәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100