news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ә.Сәфәров: “Ул безне бөтен ил алдында мыскыл итте...”

ТР буенча ЭЭМның тыл хезмәте башлыгы урынбасары Мәскәүдә ришвәт алу шиге белән тоткарлангануына министр мөнәсәбәт белдерә

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Бу хезмәткәр бәдбәхет, адәм актыгы: ул безне бөтен ил алдында мыскыл итте”. Бүген ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров әлеге министрлыкның тыл хезмәте башлыгы урынбасары Мәскәүдә ришвәт алу шиге белән тоткарлангануы буенча шундый фикер белдерде.

 

Тикшерү интереслары буенча әлегә исем-фамилиясе әйтергә ярамаган милиция подполковнигы контракт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгына дигән вертолетны кабул итү-тапшыру актын, ягъни техник документларны килештерү эшләрен башкару өчен 4 млн. сум акча таләп итеп алган.  

 

Министр сүзләренчә, ул конрактка бернинди дә мөнәсәбәте булмаган хезмәткәрнең, уку буенча ялда булган килеш ни рәвешле Мәскәүгә барып чыгуын, ниндидер “откат” таләп итүен әле тикшерүчеләр бик яхшы ачыклар. “Ничек кенә булмасын, шуны ышандырып әйтә алам: анда нинди карар чыгаруларына карамастан, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бусагасы төбендә аның эзе дә булмас. Тыл хезмәтенең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә күләмле ревизия үткәрү буенча күрсәтмә бирдем, бигрәк тә әлеге хезмәткәр шөгыльләнгән контрактлар буенча. Үзенең кул астында эшләүчеләрнең контрольсызлыгы өчен министр урынбасары - тыл хезмәте башлыгы полковник Дамир Динниуловка карата дисциплинар чара күрелде... Гомумән, хезмәти, вазифаи дәрәҗәләрен, форма киемен үз файдаларына кулланган “ялган” хезмәткәрләргә, сатлыкларга карата элек тә җәза күрдек, алга таба да шулай булачак”, - дип белдерде министр.

 

Мәскәү буенча РФ прокуратурасы карамагындагы тикшерү комитеты башлыгы Анатолий Багмет ачыклык керткәнчә, федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә тоткарланган милиция подполковнигына карата РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 4 нче өлеше “г” пункты буенча җинаять эше ачылган һәм ул аеруча авыр җинаятьләр төренә керә. Моның өчен 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 1 млн. сумга кадәр яки хезмәт хакы күләмендә штраф салу каралган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot