Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәфәров:«Татмедиа» 2021 елда республиканың киңкырлы эшен яктырту бурычын лаеклы үтәде
Республиканың Президент Аппараты җитәкчесе узган елның иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булуын искәртте.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының 2021 елгы эшенә ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров югары бәя бирде.
«Былтыр тармак алдына куелган республиканың киңкырлы эшен яктырту, халык белән конструктив диалог кору бурычлары, тулаем алганда, лаеклы үтәлгән», — диде ул йомгаклау коллегиясендә.
Әсгать Сәфәров, Татарстан Хөкүмәтенең вәкаләтле органы буларак, республикадагы мәгълүмати климат өчен «Татмедиа» агентлыгы җаваплы булуын искәртте.
«Узган ел иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды: сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлау узды, Бөтенроссия халык санын алу үткәрелде. Эш катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында дәвам итте», — диде Президент Аппараты җитәкчесе.
Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан материаллар күп чыкканын искәртеп, рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз