news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Сәфәров: «Соңгы вакытта ил күләмендә милиционер образына кара ягу күзәтелә»

Татарстанда үткәрелгән социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, халыкның 60 проценттан артыгы милиция хезмәткәрләренең эшен «Законга хезмәт итеп - халыкка хезмәт итәбез!» шигаренә тугры килә дип саный

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Соңгы вакытта ил күләмендә милиционер образына кара ягу күзәтелә, массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чараларында хокук һәм җәмәгать тәртибе сагында торучылар кылган гадәттән тыш хәлләр, мәсәлән, Мәскәү супермаркетында кешеләргә коралдан ут ачкан майор Денис Евсюков очрагы, зур резонанс тудыра. «Килешәм, бу милицияне акламый, ләкин «кеше факторы» һәр хезмәткә, һәр структурага хас нәрсә, аны кагыйдә буларак кабул итү, безнең очракта, милиция хезмәткәрләренең барысы да начар, вөҗдансыз һәм психик яктан йомшак дигән фикер һич кенә дә дөреслеккә туры килми», - кичә ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Казандагы «Кварт» ЯАҖ коллективы белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде һәм моны бүген иң борчыган мәсьәлә дип атады. Милиционерга утлы корал бирелә икән, ләкин беркайчан да кешегә атарга өндәмибез, чөнки аның җаваплылыгы бик зур һәм моңа бик сирәк була торган аерым әмердән башка рөхсәт юк, җыеп кына әйткәндә, халыкка каршы сугышырга алар өйрәтелми дә, дип белдерде Ә.Сәфәров.

Министр сүзләренчә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләреннән аеруча ЮХИДИнекеләр ришвәт алучы буларак телгә керде, ләкин ришвәттән баш тарткан хезмәткәрләр хакында әллә ни искә алынмый. Былтыр, мәсәлән, хокук саклау органнарыннан 14 кеше ришвәт белән тотылган икән, димәк, министрлык подразделениеләре хезмәткәрләре арасында соңгы елларда ришвәт алуга каршы эшчәнлек алып барылуның дәлиле бу. Әйтик, министрлык ришвәттән баш тарткан хезмәткәренә шуның кадәр үк күләмдә (иң зур сумма - 100 мең сум) акча түли, яңа хезмәткәр исә эшкә кабул ителгәндә җентекләп тикшерелә, шул исәптән ялган детекторы белән дә. Узган елны эчке эшләр органнарының 12 хезмәткәре ришвәттән баш тарткан, шуларның 8е – ЮХИДИ хезмәткәре, 2се – участок милиционеры, 2се – икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәте вәкиле. Алар баш тарткан гомуми сумма – 124,5 мең сум, арада иң зур ришвәт суммасы – 37 мең сум. Гомумән алганда, соңгы елларда 200ләп хезмәткәр шул рәвешле эшләгән.

Министр шәрехләвенчә, республикада үткәрелгән социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, халыкның 60 проценттан артыгы милиция хезмәткәрләренең эшен «Законга хезмәт итеп - халыкка хезмәт итәбез!» шигаренә тугры килә дип саный.  Бүген республикада милиционерның характеристикасы болайрак: аңа уртача 32 яшь, хокук саклау органнарында 10 ел хезмәт итә, 10 мең сум чамасы хезмәт хакы ала, хезмәткәрләрнең һәр бишенчесе – хатын-кыз һ.б.

«Беркемгә дә сер түгел: армия илне тышкы дошманнан саклый, ә милиция – эчке дошманнан, ягъни җәмгыятьне таркатучыдан. Шуны аңлаган хәлдә, милиция хезмәткәрләренә кара ягу белән шөгыльләнгән аерым затларның коткысына бирелергә кирәкми», - дип өндәде министр.

 
Хезмәт коллективы белән очрашуда шулай ук министрлыкның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский, Казанның Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Кәримов, Казан шәһәре Думасы депутаты Надыйр Хәйруллин, «Кварт» ЯАҖ генераль директоры Мөслим Хәйретдинов һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100