news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров Казан телевидение студиясе хезмәткәрләрен зур юбилей белән котлады

Ул шулай ук Татарстан Президенты котлавын да ирештерде.

Сәфәров Казан телевидение студиясе хезмәткәрләрен зур юбилей белән котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан телевидение студиясенең хезмәткәрләрен студиянең 60 еллыгы белән котлады һәм әлеге студиянең дистә еллар дәвамында туган телдә сөйләүче бердәнбер телеканал булып торуын искәртте. Бу хакта ул студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Казан телевидениесе студиясе берничә дистә еллар дәвамында татарстанлылар өчен туган телдә сөйләүче бердәнбер телеканал булып торды. Татарстан телевидениесе өчен өлеш керткән барлык ветераннарга рәхмәтлемен. Бүген дә аларның залда булуларына сөенәм. Сезнең алдыгызда баш иям”, - диде ул.

Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты котлавын да ирештерде. "ДТРК “Татарстан” телевидениесе әзерләгән тапшыруларны бүген миллионлаган тамашачы көтеп ала. Казан студиясе Татарстан телевидениесенең барлык тармакларының башлангычы булып тора. Шушы еллар дәвамында без киңкырлы журналистлар, операторлар, режиссерлар үстердек”, - диде ул.

“Барлык коллегаларга һәм ветераннарга Татарстан өчен бәяләп бетергесез булган мәгълүмати эшчәнлекләрендә рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да яңа иҗади уңышлар, күпсанлы тугры тамашачылар теләп калам”, - диелгән иде Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Әсгать Сәфәров, ветераннарга мактау дипломнары тапшырып, рәхмәтен белдерде. “Хөрмәтле милләттәшләр, дөнья белән мәгълүмат идарә иткән заманда, сезгә тугрылык саклап, үз профессионал йөзегезне югалтмыйча, иҗат итүегезне, Казан телевидениесенең традицияләрен дәвам итүегезне телим”, - дип теләкләрен җиткерде ул.

  • Казан телевидение студиясе эфирга беренче мәртәбә 1959 елның 3 ноябрендә чыга. 1992 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештырыла. 1990 елларда "ТРТ" каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) оеша, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания ДТРК филиалы була. Бүгенге көндә компания директоры — Фирдүс Гыймалтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100