news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә.Сәфәров: «Халык ышанычын аклар өчен без барысын да эшләячәкбез»

Милиция көне уңаеннан үткәрелгән тантанада ТР буенча эчке эшләр министры шулай дип вәгъдә бирде

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген илдә Милиция көне билгеләп үтелә. 1917 елның 10 ноябрендә оешканнан бирле, милиция гражданнар хокукларын яклауда, җәмгыятьтә законлылык һәм тәртип саклауда Россия, шул исәптән Татарстан милициясе хезмәт юлын данлы үтте.

Россия милициясе оешкан көн белән ТР эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте, Дәүләт Советы исеменнән котларга килгән республика парламенты Рәисе урынбасары Александр Гусев чыгышында әнә шул хакта искәртте. Бәйрәм чараларының берсе буларак ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мемориаль-табыну комплексында уздырылган тантанада А.Гусев: «Бу бәйрәм милиция хезмәткәрләренеке генә түгел, бу – бөтен халык бәйрәме. Чөнки законлылык урнаштыруда, җимереклекләрдән соң илне торгызып тәртип саклауда заманында барлык кеше катнашкан», - диде.

ТР буенча эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров исә: «Бүгенге тантананың биредә үтүе очраклы түгел, бу – күңел кушканга буйсыну, бер сафта икәнеңне тою һәм инде арабызда булмаганнарга баш ию, аларны искә алу. Нәкъ менә шулар безне бер йодрыкка туплый, ныклырак һәм ышанычлырак итә», - дип басым ясап әйтте.

Бүген, үкенеч ки, Россия милициясе өчен иң якты көннәр дип булмый, чөнки личный состав белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булды, диде ул. Ләкин бу мәсьәләдә халык телендәге күп гасырлык гыйбәрәне искә алу урынлыдыр: җимеш биргән агачка гына таш аталар, дип искәртте министр. «Халык хөрмәте һәм ышанычы кайтарылачак, ә без шуңа хезмәт итәбез. Әгәр һәркайсыбыз үз-үзенә карата хөрмәт саклый ала икән, димәк, хезмәтенә дә аның карашы шундый ук булачак», - диде Ә.Сәфәров.

Аның сүзләренчә, Татарстан милициясенең горурланырлык нигезе һәм сәбәпләре бар һәм, башка хокук саклау органнары белән берлектә, оператив вазгыятьне тыныч һәм тотрыклы килеш саклый килә, җинаятьчелек дәрәҗәсе соңгы елларда тотрыклы рәвештә кими бара: авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны республикада соңгы 5 елда иң түбән күрсәткечкә төште, шул ук вакытта аларны ачу соңгы 11 елда иң югарысы. Хокук саклау органнарының бергәләп килешеп эшләве барәбәренә Татарстанда соңгы 4 елда 1 генә терактка да юл куелмады. Без бергәләп оешкан җинаятьчел төркемнәргә сугыш игълан иттек, нәтиҗәдә, 500дән артык бандит хөкем ителде (шул исәптән 20сенә гомерлек тоткынлык тәэмин ителде), аларга, гомумән алганда, 5 мең еллык срок бирелде. Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольда тоту эшендә быел гына да наркотиклар ташый торган 18 канал (шуларның 8е чит илдән килә) ябылды һәм 100 килограмм чамасы наркотик матдә тартып алынды, дип шәрехләде җитәкчелек, яшь хезмәткәрләр һәм ветераннар алдындагы чыгышында Ә.Сәфәров. «Чыннан да, Милиция көне күптән инде һөнәри бәйрәм кысаларыннан чыгып, гомумхалык бәйрәменә әйләнде, ник дигәндә, милиционерлар халык өчен һәм халык белән эшли. Социологик сораштырулар да Татарстан милициясенең соңгы елларда ышаныч яулый һәм яулаганын ныгыта баруын раслый һәм мин үз исемемнән шуны вәгъдә итәм: шушы зур ышанычны аклар өчен без барысын да эшләячәкбез», - дип ышандырып куйды министр.

Тантанада ТР буенча эчке эшләр министры Ә.Сәфәров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары А.Гусев республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәттә аерылып торганнарына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар. Гомумән, РФ Президенты указы белән республиканың 11 эчке эшләр хезмәткәренә, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе һәм ТР буенча ЭЭМ әмере белән 300дән артыгына шундый бүләкләр бирелде. Министр кулыннан Казан милиция гарнизонының яшь хезмәткәрләре табельле корал кабул итеп алды, министрлыкның һөнәри әзерлек үзәге курсантлары хокук яклау һәм законлылык саклау эшенә тугрылыкка ант итте. Соңыннан комплекста -  мәчет белән чиркәү арасында урнашкан хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр мемориалына венок куелды, чәчәкләр салынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100