news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәфәров «Динамо-Казан» волейболчыларын Россия чемпионатында җиңү белән котлады

Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында, 28 мартта Бөтенроссия волейбол федерациясе ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ил чемпионаты сезонының вакытыннан алда төгәлләнүе турында игълан итте.

 Сәфәров «Динамо-Казан» волейболчыларын Россия чемпионатында җиңү белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров «Динамо-Казан» волейболчыларын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.

«Шунысы кызганыч, чемпионатны тулысынча үткәреп булмады, — дип искәртте Сәфәров телеграммада. — Әмма безнең волейболчыларның лаеклы җиңү яулавын курыкмыйча әйтергә мөмкин. Алар бөтен чемпионат дәвамында искиткеч уен күрсәтте».

Ул, коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять уңай якка үзгәрү белән, команданы хөрмәтләү тантанасы һичшиксез үткәреләчәген искәртте.

Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында, 28 мартта Бөтенроссия волейбол федерациясе ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ил чемпионаты сезонының вакытыннан алда төгәлләнүе турында игълан итте. Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча Казанның «Динамо» клубы хатын-кыз командалары арасында беренче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100