news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәфәр вакытында юкка чыккан үсмернең мәете Сочи янында тауларда табылган

Ике атна дәвамында 13 яшьлек малайны полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзләгән.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Сәфәр вакытында юкка чыккан үсмернең мәете Сочи янында тауларда табылган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

3 июльдә 11 укучы өлкәннәр озатуында Бабук-Аул ташландык авыл янында туристик сәфәргә чыкканнар. 13 яшьлек үсмер төркемнән артта калган һәм юкка чыккан.

Ике атна дәвамында 13 яшьлек малайны полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар эзләгән. Үсмернең мәете тауларда табылган. 13 яшьлек малайның үлем сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot