news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова коллективка тәкъдим ителде

“Журнал төрле катламдагы, төрле дәрәҗәдәге бөтен хатын-кызлар өчен укырлык, якын журнал булырга тиеш дип саныйм”, - диде Гөлнара Сабирова.

“Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова коллективка тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы редакция коллективына тәкъдим итте.

“Теләсә нинди билгесезлек чоры кайчан да булса тәмамлана. Озак уйлаганнан, киңәшкәннән соң, ахыр чиктә “Татмедиа”, шулай ук агентлык җитәкчелеге Гөлнара Сабированы баш мөхәррир итеп билгеләргә дигән уртак фикергә килдек”, - дип Андрей Кузьмин мәгълүмати киңлектә аның билгеле кеше булуын әйтеп узды. Гөлнара Сабированың эшләгән урыннарын санап чыгып, аның "Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталарында каләм чарлаганын, Премьер-министр матбугат хезмәтендә эшләгән вакытта үзенең кураторлыгында да эшләгәнен искәртте. Аннары 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе булып эшләгәнен, соңгы эш урыны “Шәһри Казан” да булганын шәрехләде. Хәзер ике эшне бергә алып барачагын әйтте. “Сайтларны алга этәрүдә тәҗрибәсе бик зур. Гөлнара “Шәһри Казан”га килгәнче, 3 ел элек анда көненә сайтка керүчеләр 2 кеше иде. Хәзер бу татар телендә алга киткән сайтларның берсе – көненә 1,5 мең уникаль кулланучы”, - дип белдерде Андрей Кузьмин.

“Татмедиа” җитәкчесе “Сөембикә” коллективының дус, бердәм булуын билгеләп узды. “Соңгы 1,5 елда алар мине сөендерә. Редакция һәркайда “яшел” зонада. Берсендә баш мөхәррир белән сөйләшкәндә, 300 дән артык кешегә җиткереп булмый, бу үзенчәлекле аудитория дигән иде. Ә барысы бергә эшли башлагач, перспектива кешеләрдә, ә аларның социаль челтәрләрдә булуын аңлый башлагач, шундук сызык өскә күтәрелде”, - диде ул. Редакциядән моны җөпләп, көненә 1700-1800 уникаль кулланучы булуы турында әйтелде. “Яңа җитәкче белән бер дулкында булырсыз дип ышанам. Булганны тагын да үстерергә кирәк. Уңыш редакциянең бер бәйләмдә эшләвендә”, - дигән теләктә калды Андрей Кузьмин.

Ул контрактларны карау, подписка, почта индексларын барлау кебек эшләр белән шөгыльләнергә кушты. Редакциядән журналга язылу буенча, узган ел белән чагыштырганда, берникадәр артым күзәтелүен әйттеләр. Бу чит илләр белән элемтәләрне ныгыту нәтиҗәсе икәнен билгеләп узганнар.

“Минемчә, сезнең журнал республика чараларына аз җәлеп ителгән. Зур слет, форумнарның мәгълүмати иганәчеләре булырга тиешсез. Сез аена бер ниндидер “текә” чара үткәрергә тиеш. Матурлык конкурслары бөтенесе сезнеке... Активрак булыгыз. “Сөембикә” чараларда кызыл җеп аша барырга тиеш. Минем дә идеяләр бар, уртаклашырбыз. Уңыш редакциянең бер бәйләмдә эшләвендә”, - дигән теләктә калды Андрей Кузьмин.

“Рәхмәт, елмаеп каршы алуыгыз өчен, төксе карашлар астында авыр булыр иде. Мин сезнең һәрберегезне беләм, журнал белән дә балачактан таныш. Ул миңа бик якын. Сезнең кебек профессионаллар белән эшләү минем өчен зур дәрәҗә. Ничек бердәм булдыгыз, моннан соң да бердәм эшләрбез дип ышанам. Андрей Владимирович, миңа карата ышаныч өчен рәхмәт. Аны акларга тырышырмын. Сезнең йөкләмәләрне хәзер бергәләп анализлап, үсеш концепциясе белән керермен. Минем фикер генә түгел, коллектив фикере булуын телим”, - дип мөрәҗәгать итте Гөлнара Сабирова.

“Бүген-иртәгә һәр кеше белән аерым сөйләшеп чыгасым килә, аннары бергә коллектив белән уртак план төзүне ниятлим. Журнал төрле катламдагы, төрле дәрәҗәдәге бөтен хатын-кызлар өчен укырлык, якын журнал булырга тиеш дип саныйм. Бөтенебез өчен якын ул. 100 елдан артык тарихы булган журнал. Шундый журналга җитәкче итеп билгеләнү, әлбәттә, зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Шушы җаваплылыкны күтәреп чыгасы иде”, - диде яңа мөхәррир “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100