news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Сөембикә" журналы "Син һәм мин" дигән бәйге игълан итте

Бәйгегә нәтиҗә Гашыйклар көне алдыннан – 13 февраль көнне ясалачак.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). "Сөембикә" журналы үзенең сайтында «Син һәм мин...» дигән яңа бәйге игълан итә.

"Якыннардан-якын кешең белән уздырган иң кадерле мизгелләрне сурәтләгән фоторәсемнәр һәркемдә дә бардыр ул: бергә үткәргән кичләр, табигатькә чыгулар, сәяхәт итүләр, көтелмәгән бүләкләр, сөендерер өчен генә алынган чәчәк бәйләмнәре... Әнә шул бәхетле мизгеләрегезне тотып алган фотоларыгызны безгә юллагыз", - диелә журнал хәбәрендә.

Бәйгегә нәтиҗә Гашыйклар көне алдыннан – 13 февраль көнне ясалачак. Җиңүчене кафеда ике кешелек кичке аш көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot