news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сөембикә» журналы коллективы ветераннарны котлады

Журналның баш мөхәррир урынбасары редакция коллективы исеменнән баш иеп аларга зур рәхмәт белдерде һәм төсле телевизор тапшырды

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Сөембикә» журналы коллективы Имәнлек (Дубравная) урамындагы Ветераннар йортында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары бәйрәмендә катнашты.
Казан каласында иске йортларда яшәгән, фатирсыз ветераннарга атап махсус салынган, ике ел элек – 8 майда ачылган Ветераннар йортында Бөек Ватан сугышында катнашкан егерме, блокада узган ике һәм сугыш елларында тылда эшләгәннәрдән 99 ветеран яши. Ирле-хатынлы сигез пар бар. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән әби-бабайлар җайлап кына утырышкач, Идел буе районы хакимияте исеменнән аларны Марат Харис улы Низамов котлады.
«Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова исә ветераннарга чыдамлыклары, батырлыклары өчен редакция коллективы исеменнән баш иеп зур рәхмәт белдерде һәм төсле телевизор тапшырды.
Ачык һавада ясалган сәхнәгә солдат киеменнән – гимнастерка, пилоткалардан уналты-унҗиде яшьлек кызлар, егетләр – Совет районындагы 126 гимназия укучылары күтәрелә. Сугышка киткән ветераннарның күбесе шул яшьтә булган. Миллионнарның газиз гомерләрен өзгән сугыш манзаралары күз алдында яңарганда күзләргә яшь тула. Ә аннан соң сәхнәгә Татарстанның нәни талантлары күтәрелә. Нәни принцессаларны ветераннар ансамбле алыштыра. Фронтовикларга сикәлтәле юлларны кичәргә ярдәм иткән, йөрәккә якын җырлар яңгырый. Яшь кызлар өстәлләргә өчпочмак, чәкчәк, вак бәлеш, алма, банан тезә, чәй китереп куя: «Сыйланыгыз, хөрмәтле ветераннар!» Иганәче – Лариса Витальевна Королева Ветераннар йортын үз канаты астына алган. «Поиск» («Эзләнү») ачык акционерлык оешмасы җитәкчесе кеременең бер өлешен мәрхәмәтле гамәлгә – хәйрия эшенә тота.
«Сөембикә» журналы редакциясенә илнең төрле почмакларыннан хатлар күп килә, сугыш елларының газап-михнәтләрен кичкән буын яраткан журналы аша яшьтәшләре һәм яшьләр белән фикер алышу, истәлекләр бүлешүне изге гамәл саный. Журналда басылып чыккан язмалар, хатлар – сугыш кайтавазы якты киләчәк хакына авырлыкларга түзгән ветераннар өчен олы бүләк.

news_right_1
news_right_2
news_bot