news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). «Сөембикә» журналы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, өченче урынны яулады. Бәйгегә 81 регионнан 5329 журналистның эше кабул ителгән.

Без «Авыл гаиләсенең заманча йөзе» номинациясе буенча җиңеп чыктык. Бүгенге авыл, аның тормышы, яшәеше, авыл кешеләре – «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды. Авылда яшәүче тырыш, уңган гаиләләрне барлап, аларның уңышларын бөтен татар галәменә таратуны без үзебезнең изге бурычыбыз дип беләбез. Спорттамы, фәндәме, шәхси өлкәдәме – уңышка ирешү өчен кешенең кайда яшәве мөһим түгел, авылда яшәп тә үзеңне табып һәм танытып була – без менә шушы хакыйкатьне җиткерергә телибез. Әлеге бәйгедә катнашуыбызның да максаты шул иде", – дип хәбәр иттеләр «Сөембикә» журналыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100