news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” бәйгесе 3 апрельдә уза

Конкурста катнашучылар үзләренең Коръән укуга һәм әхлак нигезләрен белүгә осталыгын күрсәтәчәк

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Быел “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” бәйгесе 3 апрельдә Казанның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы тарафыннан Мәрҗани һәм “Сөләйман” мәчетләре, “Йөрәктән – йөрәккә” хәйрия фонды, Россия Ислам университеты белән берлектә оештырыла.
Конкурс Мәрҗани мәчетендә уздырылыр дип көтелә. Анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә укучылар катнашуы көтелә. Алар үзләренең Коръән укуга һәм әхлак нигезләрен белүгә осталыгын күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100